
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттаховтан Ураза бәйрәме уңаеннан, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов исеменә котлау килде. Анда саф татар телендә басылган мондый юллар бар:
“Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Изге Рамазан гаете уңаеннан котлауларымны кабул итегез!
Мөселманнар дөньясының ихлас күңелдән көтеп алган, изге гамәлләр кылып, тәкъвалыкта уздырган Расазан ае тәмамланып килә. Рухи бердәмлегебезне арттыра торган, җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт өстәүче Ураза бәйрәме килеп җитте. Без бу изге көннәрдә бер-беребезгә җылылык, игътибарлылык бүләк итәбез, шатлыкларыбыз, уңышларыбыз белән уртаклашабыз!
Әлеге нурлы бәйрәм Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, иминлек, гаиләгезгә тынычлык насыйп итсен иде.
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!”