Дәүләт Думасына умартачылык турында закон проекты кертелде

РФнең Дәүләт Думасына умартачылык турында закон проекты кертелде.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 18

РФнең Дәүләт Думасына умартачылык турында закон проекты кертелде. Әлеге документ парламентның түбәндәге палатасына бер төркем депутатлар тарафыннан кертелде, дип хәбәр ителә «Россельхознадзор»ның Татарстан Республикасы идарәсенең рәсми сайтында.

Аерым алганда, биредә “умартачылык”, “бал кортлары”, “бал корты гаиләсе”, “умартачылыкны урнаштыру планы” һәм башка шундый төшенчәләргә аңлатма бирү күз уңында тотыла. Шулай ук дәүләт тарафыннан умартачылык мәсләге ныгытылыр, дип фараз кылына.

Моннан тыш, документта умартачылык өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары вәкаләте һәм авыл хуҗалыгында умартачылык кагыйдәләренең бердәм дәүләт сәясәтен барлыкка китерү һәм бал кортлары нәселен үрчетү, тәртиптә тоту, дәүләт тарафыннан бал кортлары гаиләсен исәпкә алу һәм башкалар язылачак.
Умартачылык законы пректы бал кортларын үрчетү өчен җир бүлеп бирү, умартаның паспортын булдыру һәм башка кирәкле документларны да күз уңында тотачак.

Бу федераль закон хупланган очракта, 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип хәбәр итте “Татар-информ”.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе