
Дин әһелләре, татар галимнәре, мәхәллә халкы “Чистави укулары” кысаларында, татар шәехе Мөхәммәд Закир Камалов-Чиставиның каберен зиярәт кылдылар, догаларын олуг остаз рухына багышладылар. Шәех Мөхәммәд Закир Камалов-Чистави (1804–1893) Чистайның беренче татар мөселман зиратында җирләнгән.
Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар катнашты.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры, “Чистави укулары” конференциясен оештыруга күп көч куйган һәм чараны алып барган Ильяс хәзрәт Җиһаншин зиярат кылуның мөһимлеген: “Үзенең кемлеген – ислам динендә икәнлеген белгән, кем нәселеннән, нинди кавемнән булуын, ата-бабаларының, әни-әбиләренең каберләрен белгән кеше беркайчан да диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәячәк, чит тәэсирләргә бирелмәячәк. Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Каберләрне зиярат кылыгыз! Ул сезгә ахирәтне искә төшерер”. Зиярат кылган вакытта мәрхүмнәр өчен дога кылу да тиешле эш”, - дип аңлатты.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте