
Башлангыч фаразламаларга караганда, 2013 нче елның июненнән сентябренә кадәр, Чистай шәһәренең Текә Тау/Крутая Гора бистәсендә М. "Чистай элеваторы” ААҖ хезмәткәрләренә эш хакын түләмәгән, шулай ук эштән китүче затлар белән дә ахыргы исәп-хисап эшләрен башкармаган. Бу хәлгә, предприятиенең акчасы булуга карамастан, юл куелган. Нәтиҗәдә, 10,9 млн сум күләмендә бурыч җыелган, аларны М. башка ихтыяҗларга сарыф иткән.
Моннан тыш, М., салым инспекциясе алдында физик затларның керемнәренә 4,4 млн сум күләмендә салым бурычы булуын белә торып, банкларда исәп-хисап счетларын ача. Ул аларны 2,2 млн сум күләмендәге акчаларны урнаштыру өчен куллана. Шулай ук директор, "Чистай элеваторы” ААҖ кредиторлары счетларына булган бурычны күчерү таләбе белән, дебиторлар адресына хат юллый, шул рәвешле, 9,2 млн сум акчаны яшереп кала. Нәтиҗәдә, шикләнелүче 11,4 млн сум акча яшереп калуга ирешә, алар хисабына, закон нигезендә, предприятие салымнары буенча вакытында түләнми калган өлеше түләнергә тиеш булган дип хәбәр итте "Татар-информ".