
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үзенең Instagram дигән сәхифәсендә Зазу һәм Дэшинг Хоум кушаматлы атларына кагылышлы килеп чыккан хәлгә аңлатма биргән.
Немецларның Bild дип аталучы электрон басмасы үткән пәнҗешәмбедә Баден-Баденда үткәрелгән бәйгедә Кадыйровның Зазу кушаматлы аты җиңеп чыгуы, тик моның өчен бүләк тапшырылмавы хакында хәбәр иттеләр. Шулай ук Кадыйровның икенче атын карауга чыганаклар бүлеп бирү дә куркыныч астында калган.
Боларның барысы да әлеге атларның хуҗасы Рамзан Кадыйровның Европа Союзы санкциясенә эләгүе нәтиҗәсендә икәнлеге билгеле булды.
“Президент белән федераль канцлер арасында хөкүмәттәге һәм бундестагтагы озакка сузылган бәхәсләрдән, фикер алышулардан соң, алар Зазуга намуслы хезмәте һәм тиз йөрешле тояклары белән эшләп алган бүләген бирмәделәр. Берлинда ат хуҗасына карата кулланган санкциягә эләгә, шуңа күрә кеше кебек үк җавап бирергә тиеш, дигәннәр”,-дип язган Чечня башлыгы.
Аннары Рамзан Кадыйров үзенең аргамагы казанган казанышларны санап киткән. Зазу Дубайда, Гонконгта, Кельнда һәм Баден-Баденда җиңү яулаган. Кадыйров язганча, “хәзер Зазу моңсу рәвештә үзенең яшьтәшләре ничек итеп ат сарае ишегалдында чабып йөрүләрен карап торырга, аргамак сыйфатларын югалта барырга мәҗбүр”.
Чечня башлыгы шуңа ышана: аның атларына карата кулланган чикләүләр Германия тарихының мәсхәрәле яңа сәхифәсен тәшкил итәр һәм хакимнәр аның атларыннан гафу үтенер. “Болардан тыш, алар айгырларга карата кулланган мораль зыянны һәм кимсетүне каплар өчен миллионнар түләргә тиеш булачак»,-дигән Рамзан Кадыйров.