
14 февральдә Чаллының “Яр буе” паркында шәһәр мөселманнарының Чаллы мөхтәсибәте призына чаңгы ярышлары үтте. Көн кояшлы, тыныч иде. Шуңа күрә ярышны тамаша итәргә килүчеләр дә шактый булды. Ул 40 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәнрәкләр төркемнәрендә ике чакрымлы трассада барды. Җәмгысы чаңгы ярышында 67 кеше катнашты. Аларның күпчелеге яшьләр иде. Шулай ук “Акмәчет” мәдрәсәсе шәкертләре дә килде.
40 яшькә кадәргеләр төркемендә беренче урынны “Тәүбә” мәчетеннән Айнур Сәлахетдинов яулады. Икенче, өченче урыннарда - Илнар Шәйхетдинов (“Кәүсәр”) һәм Илдус Мәүлиев.
40 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә призлы урыннар яулаучылар: I - Ренат Галләметдинов (“Ак мәчет”), II - Фәрит Шакиров (“Чишмә”), III - Вәзигулла Шәйхуллин (“Нур-Ихлас”).
Җиңүчеләр имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин кулыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Чаңгы ярышында шәһәрнең 11 мәчете вәкилләре катнашты. Иң күп катнашучылар “Ак мәчет” мәдрәсәсеннән, “Рамазан”, "Җәмигъ", ”Нур-Ихлас” мәчетләреннән булды. Ярышлар тәмамлангач, анда катнашучылар һәм аны күзәтүчеләр пылау һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Аннары мөселманнар өйлә намазына таралды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.