Чаллы 12 нче тапкыр “Дакар” җиңүчеләрен – “КАМАЗ-Мастер” командасын каршы алды

Бүген төнлә сәгать 00.12 “Бегишево” аэропортында 12 нче тапкыр “Дакар” узышы җиңүчеләре...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 22
Бүген төнлә сәгать 00.12 "Бегишево” аэропортында 12 нче тапкыр "Дакар” узышы җиңүчеләре – Россиянең "КАМАЗ-Мастер” командасы белән очкыч җиргә утырды.

Аэропортта "Дакар” триумфаторларын туганнары, күпсанлы җанатарлар, иҗтимагый оешма активистлары, шәһәр, "КАМАЗ” ААҖ җитәкчелеге каршы алды.

Исегезгә төшерик: Андрей Каргинов экипажы йөк машиналары классында "Дакар-2014” җиңүчесе булды, ул 3 минутка гына IVECO автомобилендәге Жерар де Ройны артта калдырды. Өченче һәм дүртенче, бишенче урыннар шулай ук "КАМАЗ” экипажларыныкы, алар белән Эдуард Николаев, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов идарә итте.

Беренче итеп, сүз "КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе, күп тапкыр "Дакар” узышы җиңүчесе Владимир Чагинга бирелде: "Дакарның ике атнасы безне киеренкелектә тотты. Һәр ел яңа үзенчәлек барлыкка килә, һәм бу ел да искәрмә булмады. Кайчак без мөмкин булмаганны эшли алдык: узышның өчтән икесендә алтын бәдәви голландиялеләр кулында иде, ә финишка 2-3 көн калганда, безнең егетләр Голландия экипажын артта калдырды, һәм бүген без аны Яр Чаллыга алып кайттык”.

Команданы чираттагы җиңүе белән Яр Чаллы мэры Васил Шәйхразиев та котлады.

Аэропортта урнаштырылган проектор экраныннан Дакар җиңүчеләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте: "Хөрмәтле команда, без сезне ихлас күңелдән авыр җиңүегез белән котлыйбыз. Без узышның һәр көнен игътибар белән күзәттек, сез мөмкин булмаганны эшләдегез, һәм без сезнең белән горурланабыз. Уңышлар сезгә, рәхмәт”.

Команда җитәкчесе Владимир Чагин җанатарлар, туганнар алдында чыгыш ясаганда, ассызыклап үткәнчә, бу җиңү аларныкы гына түгел, ә барлык чаллыларныкы, камазлыларныкы, татарстанлыларныкы да. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, инде бер көннән команда "Дакар-2015” узышына әзерләнә башлый.

Яр Чаллыдан булган Россиянең "КАМАЗ-Мастер” командасы 12 нче тапкыр "Дакар” узышы чемпионы булды. Быел россиялеләр узышка "КАМАЗ” йөк машиналарында киңәйтелгән составны кертте: бу 5 машина: Э.Николаев – Е.Яковлев – В.Рыбаков (№500 экипажы), А.Мәрдиев – А.Беляев - А.Исрафилов (№503), А.Каргинов – А.Мокеев – И.Девяткин (№506). Узышның дебютантлары: А.Шибалов – Р.Аматыч – А.Хисамиев (№545), Д.Сотников – В.Мизюкаев – А.Аферин (№549).
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе