Әлеге дини мәҗлестә «Сөләйман» мәчетенең икенче имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов катнашты. Ибраһим хәзрәтнең сөйләвенчә, мөхтәсибәт утырышында 4 көн тәртибе – быел изге урыннарга хаҗ кылу, имамнарның барлык яктан да мөселманнарга үрнәк күрсәтергә тиешлеге, мәчет-мәдрәсәләрнең низамнамәсен, имамнарның шаһәдәтнамәсен үз вакытында булдыру, һәр гыйбадәтханәдә дини уку-укытуны җайга салу һәм башка мәсьәләләр каралды.
Беренче көн тәртибе буенча Абдулла хәзрәт чыгыш ясап, быелгы хаҗның юлламасы бер кешегә 138 мең сумны тәшкил итәчәге турында хәбәр ирештерде. Азмы бу, әллә күпме? Һәм ул акчалар нинди максатларда тотыла? Ягъни бу сумма ни өчен нәкъ 138 мең булып чыга? Шул кадәрле акча түләгән кешенең әлеге сорауларга җавап табасы киләчәк? Абдулла хәзрәткә мондый сорауларны аның адашы, "Нурулла” мәчетенең имам-хатибы Габдулла хәзрәт Галиулла бирде.
Калган көн тәртипләре буенча 2 атна авырганнан соң, сәламәтләнеп эшкә чыккан мөхтәсиб Мансур хәзрәт чыгыш ясады. Ул Казан имамнарын әдәпле-әхлаклы булырга, бер-берсе турында гайбәт сөйләмәскә чакырды, аларга мәчетләрнең низамнамәсен (уставын), дин әһелләренә шаһәдәтнамәләрне булдырырга кирәклеге хакында белдерде.