Быел көзен Казанда беренче татар милли балалар бакчасы ачыла

Агымдагы елның көзендә башкалабызның Һади Такташ урамындагы йортларның берсендә Шиһабетдин Мәрҗани...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 18

Агымдагы елның көзендә башкалабызның Һади Такташ урамындагы йортларның берсендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы беренче нарасыйларын кабул итәр дип көтелә.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер фатихасы белән сафка баса. Үзенчәлекле бакча мөдире Алсу Хафизова сүзләренә караганда, биредә балалар татар халкының тарихы, мәдәнияты, гореф-гадәтләре, йолалары белән тирәнтен танышачак . Бакчага төрле милләт балалары кабул ителә һәм тәрбия эшләре башлангыч гомум белем һәм тәрбия бирү программасына нигезләнгән.

“Хәзер төзелеш эшләренең иң кызган чоры. Балалар бакчасын көзгә өлгертү максаты куелган һәм без моңа ирешербез, Иншалла. Ул 120 урынга исәпләнгән һәм биредә ике дәүләт телендә тәрбия эшләре алып баручы алты төркем булачак. Без хәтта тәрбиячеләр дә милли киемнәрдә йөрергә тиешләр дип уйлыйбыз. Гомумән, бакча бизәлеше, мохит, тәрбия милли рухны чагылдырырга тиеш. Татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру, милли традицияләребезнең асылын сабый вакыттан ук төшендерү зарур ,”- ди Алсу Хафизова.

Әлеге проект Казан шәһәре мөхтәсибәте башлангычы белән тормышка ашырыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе