"Татар-информ” МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә Альберт Тазов хәбәр иткәнчә, мәчетне аның әнисе хөрмәтенә "Мәдинә” дип атаганнар. "Мин нәтиҗә белән канәгать кенә булып калмадым, минем күңелемә рәхәт булды. Кызым һәм оныгымның үлеменнән соң, мин кая барырга, үземне кая куярга белмәдем. Шуңа күрә мәчет проектын тиз арада эшләүләрен сорадым. Бер ел эчендә без аны төзедек. Фаҗиганең бер еллыгына төзергә теләдем, ләкин өлгермәдек, шуңа күрә бераз соңрак ачтык”, - дип хәбәр итте А.Тазов.
Мәчеттә шулай ук уку классы бар. "Моның барысы да халык өчен, авыл халкы балаларын укытсын өчен, шуңа күрә парталар куйдык”, - дип хәбәр итте ул.
"Инде күптән сүзләр йөрде, мәчет төзергә кирәк, дип кешеләр сөйләде. Ярдәм сорап, миңа мөрәҗәгать иттеләр. Ләкин тормыш мондый эшләр эшләргә этәрмичә... Мин коммунистик чорда тәрбияләнгән. Хәзер күңелдә рәхәт булды”, - дип уртаклашты һәлак булган Эльвира Кисилеваның әтисе.
Мәчетнең архитекторы – "Кол Шәриф” мәчете проекты авторларының берсе - Айвар Саттаров. Мәчетнең рәсми ачылышында район хакимияте вәкилләре, дин әһелләре, "Булгария”да һәлак булганнарның туганнары, җирле халык катнашты.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!