
24 сентябрь, Корбан гаете Татарстанда эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте искәртә.
Бәйрәм үткәрү датасы турындагы указ Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 22 июнендә имзаланган иде дип хәбәр итте "Татар-информ".