Британияле Милица Пешич: «Европа хәзер православие динендә түгел инде”

Татарстан Журналистлары берлеге бинасында журналистлар өчен ике көн дәвамында Бөекбританиядән килгән Милица...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 21
Татарстан Журналистлары берлеге бинасында журналистлар өчен ике көн дәвамында Бөекбританиядән килгән Милица Пешич, норвегияле Эва Стабелл, Россия Журналистлары берлеге рәисе Всеволод Богданов, "Журналистика и медиарынок» журналы баш мөхәррире Владимир Касютин, Надежда Ажгихина һәм Татарстан Журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова белән очрашу үткәрелде.

Башта сүз, билгеле ки, кунакларга бирелде. Норвегиядән Казанга килгән Эва Стабелл туган илендәге журналистларның күршеләрендәге Россия һәм аның каләм ияләре хакында күбрәк белергә теләүләре хакында әйтте. Моннан ике атна элек Норвегия журналистлары Воронежда булганнар, алар бу каланың истәлекле урыннарын караганнар, каләм ияләре белән очрашканнар. Мондый сәфәрне алар тагын дәвам итәргә ниятли икән. Ике атнадан соң, Әстерханга юл тотмакчы булалар. Аннары инде Норвегиягә Россиядән зур төркем китәр дип көтелә.

Чыгышы белән Сербиядән булган Милица Пешич хәзерге вакытта Лондонда яши һәм эшли икән. Ул анда ММЧ төрлелеге институты директоры вазифасын башкара. Русчаны да ярыйсы ук шәп белә Милица ханым. Шулай да ул тәрҗемәче аша белдерде үз фикерләрен.

"Бер генә милләттән, бер генә җенес әгъзаларыннан, бер төрле дин вәкилләреннән торган җәмгыять юк»,-дип башлады сүзен Милица Пешич. Аннары ул: «Без төрле булсак та, ул мин сездән, ә сез миннән яхшырак дигән сүз түгел. Әгәр без журналистика белән сыйфатлы рәвештә шөгыльләнергә теләсәк, ул чагында әйберләрнең асылына карарга тиешбез”,-дип дәвам итте сүзен Милица ханым. Аның сүзләренчә, Британиядә эшләүчеләр хезмәт урынына дини билгеләрдән килергә тиеш түгел икән. Ничек теләсәң, шулай киенергә була, анысы, әмма ул киемнәр арасында дингә кагылышлылары булмасын. Аеруча бу таләп полиция хезмәткәрләренә кагыла. Моннан 20 ел элек Британиягә килгәч, андагы хезмәткәрләр бер-берсен Раштуа (Рождество) бәйрәме белән котлаганнар, хәтта "Бәхетле Раштуа белән” дигән котлаулар җибәргәннәр. Хәзерге вакытта мондый тәбрикнамәләр бик сирәк күренеш икән Лондонда. Бөекбритания башкаласында бүгенге көндә халык 300дән артык телдә сөйләшә. Соңгы статистика күрсәткечләре буенча Лондонда ак кешеләр күпчелекне тәшкил итми икән. Британиядә бүген дини һәм милли төрлелек хөкем сөрә. Төрле мультимәдәният үзенең гореф-гадәтләрен, йолаларын пропаганда ясарга хокуклы. Алар моңа гадәтләнгән. Бу мультимәдәният вәкилләрен хәтта хөкүмәткә юнәлдерергә мөмкиннәр. "Без бер-беребезне аз беләбез. Хәзер без бер-беребез хакында күбрәк белү нияте белән эшлибез. Менә биредә массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйный ала. Мин 20 ел элек Би-Би-Сигә килдем, ул чагында анда этник төркемнәргә программа бар иде. Әле бүген иртән Һиндстан этник төркеменә багышланган программаны карадым. Һиндстан телендә бара ул, субтитрлары да бар аның. Хәзер безнең бурыч – бу җәмәгатьләрне бер бөтен итеп берләштерү”,-дип тә өстәде Милица ханым.

М. Пешичның сөйләвенчә, әгәр Британия телевидениесен карасак, анда кара тәнлеләрне җинаять кылуда гаепләгән сюжетлар дөньяга күп чыгарыла икән. Алардан илдә күпчелек җинаятьне кара тәнлеләр кыла дигән фикер кала. Бүген кайбер журналистлар Европа күптән инде христианнар җире түгел, дип исәпли икән. Ә журналистларның язмаларында төрлечә фикер йөртүләр булырга тиеш. Аннары Милица ханым Мароккога барып, анда зинадан туган балалар хакында фильм төшерүләрен бәян кылды. Хәләл юл белән дөньяга килмәгән 25 мең бала бар икән анда. Тик җирле хакимият бу киноны күрсәтергә рөхсәт бирмәгән әле. "Шуңа күрә хәтта бер кеше белән әңгәмә корганда да бер-береңә карата ышанычлы мөнәсәбәт булырга тиеш. Берәү белән очрашкач, шунда ук аның белән әңгәмә кора башламагыз, чәй эчеп алыгыз, яисә башка төрле чарада катнашыгыз. Бер-берегезне өйрәнгәч кенә әңгәмәне башлагыз”,-дигән киңәшләрен дә бирде каләм ияләренә Милица ханым.

Римма Атлас кызының сөйләвенчә, бүгенге көндә төрле матбугат чараларында эшләүче журналистларның 40 процентының һөнәри белеме юк икән. Аларның күбесе СССР заманында гыйлем алган. Ә ул бүгенге көн таләпләренә җавап бирми. Бигрәк тә икътисадчы (экономист) журналистлар җитми. Республикада бүгенге көндә 100дән артык милләт вәкиле яши. "Безгә республиканы яңа дәрәҗәгә күтәрү сорала. Республика 7 миль адым белән алга бара, ә журналистлар тормыштан артта кала. Безгә экономика темасына язучы журналистлар бик кирәк. Ярдәм итегез безгә”,-дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова Всеволод Богдановка.

«Без бу мәсьәләләрне коллегия утырышларында еш күтәрәбез. Төмәнгә барсам, мин шунда ук сәламәтләнәм. Анда хакимият белән каләм ияләре эшне бер юнәлештә алып бара. Алар Европада яшиләр. Хәзер Төмәннән берәү дә китеп бармый. Казанга шулай ук киләсе килеп тора. Казанга шулай ук ышанычыбыз бар. Без сезне яратабыз, Римма Атласовна”,-диде В. Богданов һәм Римма ханымга Мәскәүдән алып килгән кыңгырауны бүләк итте.

Тик В. Богдановның нинди юмор белән кыңгырау алып килүе генә аңлашылмады. Ике көн барган семинарда әле чыгыш ясаучылар күп булды. Анда "Журналистика и медиарынок» журналы баш мөхәррире В. Касютинга да, Россия Журналистлары берлеге әгъзасы Надежда Ажгихинага да, гомумән, сөйләргә теләге булган һәркемгә сүз бирелде. Кыскасы, бик файдалы һәм күркәм семинар булды ул.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе