
«Коммерсантъ-Online” агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, Бразилия түрәләре билетсыз стадионга керергә маташкан Чилинең 85 кешесен илдән куарга дигән карар кабул иткән. Алар 19 июньгә каршы төндә Рио-де-Жанейроның “Маракан” стадионында баручы Чили белән Испания командалары арасындагы ярышны карарга теләк белдергән.
Билгеле булганча, бу бәйге Чили файдасына 2:0 исәбенә тәмамлана. Шуны карарга теләгән Чили җанатарлары стадионның матбугат үзәгенә ыргыла. Тик җанатарларның билетлары булмый, алар уенны матбугат ложесында карамакчы була.
Стадионның иминлек хезмәткәрләре ИТАР-ТАССка хәбәр иткәнчә, Чили командасы җанатарлары бу көнне иртәнге якта ук стадионга җыела башлаган. Алар билетларны табарга ниятли, әмма исәпләре барым чыкмый.
“Уенны карауга ышаныч калмагач, алар медиаүзәккә үтмәкче булалар. Бер җанатар үзенең хәле начар, дип ялганлап, сакчыларның уяулыгын киметеп, фанатларның стадионга үтеп керүләренә булышкан”,-дип хәбәр иткән агентлык.
Чили җанатарлары андагы бүлмәдә тәртипсезлек кылалар, йорт җиһазларын әйләндереп каплыйлар. Шуңа күрә Бразилия хакимнәре тәртип бозучыларны 72 сәгать эчендә илдән китәргә кушып, карар кабул иткән.