Болгарлар «Татарстан» һава ширкәтенең иске очкычлар куллануында Россияне гаепләде

«Татарстан» һава аланының иске «Боинг»ларны яңа очкычларга алмаштыруга Россия ягы ирек бирмәгән.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 26
«Татарстан» һава аланының иске «Боинг»ларны яңа очкычларга алмаштыруга Россия ягы ирек бирмәгән. Бу хакта «Известия»гә Bulgarian Aviation Group болгар ширкәте башкарма җитәкчесе Пламен Атанасов белдергән. Әлеге ширкәт "Тат-аэро” оешмасы аркылы республика һава ширкәте хуҗаларның берсе булып торган.

Аның сүзләренчә, республика һава аланын төзекләндерү һәм очкычларны яңарту өчен 2008 елны Татарстан җитәкчелеге Болгарстан инвесторлары белән 50 миллион долларга исәпләнгән меморандум имзалаган.

Аның нигезендә, очкычларны яңарту берничә этаптан торырга тиеш булган. Аның беренчесе – әле совет заманында җитештерелгән Россия очкычларын гамәлдән чыгарып, алар урынына лизингка «Боинг-737»ларны алу. Икенче этап – иске американ очкычларын "Эйрбас А320» юнәлешендәге заманча очкычларга алмаштыру.

Атанасов сүзләренчә, моны эшләп бетерергә ирек бирмәгәннәр.

«2011 елга кадәр барысы да яхшы барды. Аннары Россиядәге авиация өлкәсе үсешенә караган федераль стратегиясе кысаларында Мәскәүдән һава ширкәтләрен эреләндерү турында йөкләмәләр килә башлаган. «Татарстан» һава ширкәтенә «Ак Барс Аэро» белән кушылу тәкъдиме ясалды», диде ул.

Атанасов әйтүенчә, Казанда «Боинг» һәлакәтендә болгарларның бернинди гаебе дә юк дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе