Болгарга ЮНЕСКО билгесен тапшыру уңаеннан, зур бәйрәм көтелә

Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү уңаеннан, быелның августында...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 25

Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү уңаеннан, быелның августында Болгарда киң күләмле чара узачак. Бу хакта кичә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” фонды советын оештыру рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Әлеге бәйрәм чарасы Болгар тарих-археология комплексына, кешелекнең ЮНЕСКО мәдәни мирасы һәйкәле буларак рәсми рәвештә танылу һәм бу оешманың билгесе сертификатын тапшыру уңаеннан оештырылачак.

“Без бу яхшы хәбәрне алу белән үк Рөстәм Миңнеханов белән август аенда ЮНЕСКО билгесен тапшыру уңаеннан бәйрәм үткәрү турында сөйләштек һәм килештек. Бу ихлас күңелдән уздырылган бәйрәм булачак”,-дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев. Әлеге чарада барлык иганәчеләр дә, эшне башкаручылар да катнашачак, шулай ук ЮНЕСКО вәкилләре дә килер дип көтелә.

Болгарда ЮНЕСКО билгесен урнаштыруга кагылышлы мәсьәләгә килгәндә, Дәүләт Советы Киңәшчесе сүзләренчә, хәзергә ике төрле вариант карала. Аннары алар ЮНЕСКО институты хезмәткәрләре белән килештереләчәк.

“Татар-информ”нан алып тәрҗемә ителде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе