Болгарда төзелә торган кунакханәне «Ага-Базар» һәм «Мин сине яратам» дип атарга тәкъдим ителә

Болгарда төзелә торган кунакханә комплексына иң яхшы исем конкурсына 100 дән артык исем җибәрелгән.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 21

Болгарда төзелә торган кунакханә комплексына иң яхшы исем конкурсына 100 дән артык исем җибәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” МА тарафыннан оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

Искәртеп үтик, конкурс 11 августта булачак кунакханә территориясендә игълан ителде. Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, 5-31 октябрьдә интернетта ачык тавыш бирү үткәрелә, җиңүчеләр 1 ноябрьдә билгеле булачак.

“Кунакханә бик матур һәм зәвык белән эшләнгән булачак. Әлбәттә, туры килерлек исем кирәк. Ул исемне ишетү белән кешедә анда бару теләге уянырлык булсын. Ул исем үзенә тартып торырга, риваятьләр, тарих вәгъдә итәргә, урнашу урынын ачып бирергә тиеш. Татарстанда тарих белән кызыксынучы иҗади кешеләр бар, дип уйлыйм”, - диде Сергей Иванов.

Аның сүзләренчә, конкурсны оештыручыларга кунакханә исеме өчен кызыклы атамалар килгән. Мисал өчен, конкурста катнашучылар кунакханә комплексы исеме буларак “Гарәб төне”, “Таҗ-Махал”, “Ага-Базар”, “Алтын Урда”, "Идел Болгары”, Атлантида кызы”, "Хан сарае” кебек исемнәр тәкъдим итәләр. “Кунакханәне “Мин сине яратам” дип тә атарга тәкъдим итүчеләр бар. Кайбер катнашучылар кунакханә исеме итеп үз исемнәрен тәкъдим итә. Теләсә нинди вариантларны кабул итәбез”, - дип билгеләп үтте спикер.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе журналистларга белдергәнчә, иң яхшы исемнәрне сайлап алачак эксперт комиссиясе составына конкурсны оештыручылар, фәнни бергәлек экспертлары, тарихчылар, археологлар, туризм тармагы вәкилләре керә. “Безнең бурыч – беренче чиратта, матур, үзенә җәлеп итә торган исем алу, ул шул ук вакытта бу урынның тарихына һәм мирасына да туры килергә тиеш. Шуңа күрә эксперт составында төрле даирә вәкилләре”, - дип аңлатма бирде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Татьяна Ларионова белдергәнчә, Болгарда төзеләчәк кунакханә комплексына иң яхшы исемгә конкурс игълан итү идеясен ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.

“Бүген бер көндә генә барлык объектларны карау, экскурсоводларны тыңлап өлгереп булмый. Бу вакыт таләп итә – диде ул. – Киләсе елдан башлап Болгар зур теплоходлар кабул итәчәк, димәк, туристлар саны да артачак. Болгарда берничә көнгә калу ихтыяҗы туачак”.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе