Болгарда «Милләт» исемле балалар җәйләве ачылды

Болгарда «Милләт» яшьләр үзәге, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды һәм Татарстанның Спасс районы хакимияте тарафыннан оештырылган балаларны укыту-сәламәтләндерү буенча тантаналы рәвештә “Милләт” исемле җәйләү ачылды.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 31

Болгарда «Милләт» яшьләр үзәге, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды һәм Татарстанның Спасс районы хакимияте тарафыннан оештырылган балаларны укыту-сәламәтләндерү буенча тантаналы рәвештә “Милләт” исемле җәйләү ачылды.

Әлеге лагерьга Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 70 бала җыелды. Алар бирегә сәләтләрен үстерү, талантларын ачу, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, шулай ук археология серләре белән танышу максатыннан килде. Бу җәйләүнең бер үзенчәлеге булып, бирегә аз керемле, күп балалы гаиләләрнең сабыйларын хәйрия йөзеннән кабул итү тора.

Җәйләүнең ачылу тантанасында Спасс районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев, “Ярдәм” фонды советы рәисе Илдар Баязитов, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, “Милләт” яшьләр үзәге җитәкчесе Александр Долгов, археолог Айрат Гобәйдуллин, шагыйрә Лилия Сәлахова, Франция журналисты Жанна Баяр, тарих фәннәре кандидаты, лагерь директоры Динар Шәмсетдинов һәм башкалар бар иде.

Тантанада катнашкан кешеләр балаларга актив ял һәм ныклы дуслык, уңдырышлы эш теләделәр. Ә Жанна Баяр махсус бу очрак өчен татар телендә җыр өйрәнгән һәм ул аны җәйләүнең ачылышында җырлап та күрсәтте. Аның әйтүенчә, бу җыр аңа бик ошый икән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе