Болгарда “Яңарыш” фондының бишьеллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Кичә Болгарда “Яңарыш” фондының бишьеллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 18

Кичә Болгарда “Яңарыш” фондының бишьеллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТРның Спас районы башлыгы Камил Ногаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Болгарга килгәч, Минтимер Шәймиев кунакханә комплексы төзү өчен билгеләнгән урынны карады. Аннары кунаклар Болгар цивилизациясе музеена киттеләр, анда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган “Борынгы Болгар яңарышы” күргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмәдә 40 ка якын фоторәсем тәкъдим ителгән. Биредә Истәлек билгесе, Хан сарае, Ак мәчет, Икмәк музее һ.б. шундый объектларның төзелеш, торгызу һәм консервация этаплары тарихи фотоларын карарга мөмкин.

Күргәзмәне Татарстанның Спас районы укучыларының Болгарның үткәне һәм киләчәгенә багышланган рәсемнәре тулыландырган. Минтимер Шәмиев бу эшләргә югары бәя бирде һәм аларның киләчәге белән кызыксынды. Татьяна Ларионова белдергәнчә, балалар рәсемнәре Болгар һәм Зөягә багышланган республика конкурсында катнашачак. Моннан тыш, алар республика ММЧ нда дөнья күрәчәк. Балалар эшләнмәләрен сәүдә урыннарында да күрергә мөмкин булачак.

Минтимер Шәймиев Болгарның 2 нче урта мәктәбе укучылары эшләгән проект белән кызыксынды. Балалар Болгар буенча экскурсия үткәрү, борынгы шәһәр символикасы төшерелгән фоторамалар җитештерү һәм сату буенча бизнес-компания оештырган. Алар шулай ук тарихи костюмнар теккән, туристлар исә аларны киеп акча түләп фотога төшә ала, әмма бу хезмәт - түләүле.

Аннары Минтимер Шәймиев Татарстанның Спас районы активы белән очрашты, дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе