
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгындагы Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда ислам динен рәсми кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе конференцияләр залында кичә II Халыкара кыр археология мәктәбе үзенең эшен башлады. Анда дөньяның 25 иленнән 100 яшь галим-тикшеренүче катнаша.
Евразиянең археологик мирасын өйрәнү практикасына яңа алымнар кертү нигезендә фәнни эшләрне берләштерүне максат иткән әлеге мәктәпне ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты эшләтә, аларга “Яңарыш” республика фонды һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы оештыру эшләрендә һәм финанс яктан ярдәм күрсәтә.
Шушы чара турында “Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, яшь археологлар мәктәпнең 7 секциясендә тарихи һәм мәдәни мирасны өйрәнүгә фәнара якын килүне үзләштерергә тиеш булалар: археологиядә архео-биология ысуллары, археологик пыяла, археологиядә геомәгълүмати системалар, борынгы керамика тарихы, борынгы заманнарда металлургия һәм металл эшкәртү тарихы, борынгы коралларны эксперименталь-трасологик өйрәнү һәм палеоантропология. Мәктәптә Россия һәм чит илләрнең фәнни-тикшеренү үзәкләреннән 50 дән артык зур галим лекция укыячак. Шулар өчен 2 атна вакыт каралган.
Халыкара кыр археология мәктәбен ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова сәламләде.
Мәктәп укытучылары составы исеменнән Россия ФАнең мөхбир-әгъзасы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының антропология музее һәм Фәнни-тикшеренү институты директоры Александра Бужилова чыгыш ясады. Ул мәктәпнең фәнни һәм оештыру дәрәҗәсенең югары булуын билгеләде һәм уңышлар теләде.
Кытайдан Тарихкача булган чорны өйрәнүче тарихчылар халыкара җәмгыяте вице-президенты Ямей Хоу үзенең чыгышында бөтендөнья фәнендә борынгы коралларны өйрәнү буенча Россия мәктәбенең өстенлегенә игътибар итте.
Тантана тәмамланганда Франциянең Милли саклау археология институты фәнни хезмәткәре Анаик Самзун, Франциядә саклау археологиясен оештыру темасы буенча доклад ясады, дип хәбәр итә А.Х.Халиков исемендәге Археология институты матбугат хезмәте.
Мәктәптә катнашучылар шулай ук Болгар комплексындагы тарихи ядкәрләр белән танышачаклар, Болгар цивилизациясе музее, Икмәк музее, Ак мәчеттә булачаклар, дип хәбәр итте "Татар-информ".