
Кичә ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтендә Болгар ислам академиясе төзеләчәк урынга нигез ташы салуны оештыруга багышланган киңәшмә булды, диелә нәзарәт сайтында.
Киңәшмә ТҖ МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Сөйләшүдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, урынбасарлары - РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, РИИның Гарәп каллиграфиясе үзәге җитәкчесе, Болгар шәһәрлегендә Ислам динен кабул итү истәлегенә төзелгән бинаны һәм "Ак мәчет"не каллиграфик бизәүдә хезмәтләре кергән Рамил Насыйбуллов, Иордания халыкара Ислам фәннәре университеты остазы, Болгарда ислам фәннәрен укытучы Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъди, Татарстан Президент Аппараты, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Болгар ислам академиясенең символикасын булдыру хакында да фикер алыштылар. Катнашучылар яңа символиканың һәр кеше өчен аңлаешлы, шул ук вакытта аның эчтәлеге татар халкының рухи мирасын, ислам тарихын һәм динебезнең һәрвакыт гыйлемгә чакыруы кебек мөһим үзенчәлекләрне чагылдырырга тиешлеге хакында әйтелде.
Мәгълүм булганча, үткән елның көзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар ислам академиясе һәм Казан Мәрьям-Ана иконасы соборын булдыру турында”гы Боерыкны имзалады. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүне бәйрәм иткәндә, 2016 елның 21 маенда, Болгарда ислам академиясенә нигез ташы салыныр дип ниятләнә.
Академия эшчәнлеге башлангычы буларак, укытулар инде оештырылырга кереште. Бүгенгә Болгарда Россия имамнары өчен алты айлык белем күтәрү курслары эшли, дип хәбәр итте "Татар-информ".