Болгар җиренә олуг сәфәр – изге гамәл

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүне билгеләп узу уңаенннан, 14 июньдә Татарстан...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 09

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүне билгеләп узу уңаенннан, 14 июньдә Татарстан мөселманнарының Казан мөхтәсибәте һәм "Әл-Мәрҗани" Җәмигъ мәчете мөселманнарыбызны изге җирләрне зиярат кылырга чакыра.

Башкала мөхтәсибәте җитәкчелеге сүзләренә караганда, мондый гамәл инде берничә ел рәттән оештырыла. Изге Болгар җиренә барырга теләүчеләр өчен уңайлы автобуслар бирелгән һәм әлеге автобуслар "Мәрҗани" мәчете яныннан иртәнге 5 сәгать 30 минутта кузгалачак.

Транспорт чаралары һәм аларда урыннар саны чикләнгән, шуңа күрә алдан ук мәчеткә 249-56-32 телефоны аша мөрәҗәгать итеп, гариза калдырырга кирәк, дип кисәтә мөхтәсибәттәгеләр. Изге Болгарда исә төрле мәдәни һәм дини чаралар көтелә - вәгазьләр сөйләнәчәк, намаз укылачак, ата-бабаларыбыз рухына дога кылыначак. Шулай ук мөхтәсибәт изге җиргә килгән мөселман кардәшләребезне пылау белән сыйларга да ниятли.

Бөек Болгар җире инде мөселманнарыбызның олы игътибарын җәлеп итте һәм ул дөнья күләмендәге изге җиргә һәм туристлар үзәгенә әверелеп бара. Быел да Болгарга төрле төбәкләр һәм илләрдән меңнәрчә мөселманнар килер дип көтелә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе