Илдә паром йөрүдән туктады, йөзәрләгән авиарейслар кичектерелде, хөкүмәт учреждениеләре эшләми башлады.
"РИА Новости”дан алынган мәгълүматларга караганда, "Йоланда” (халыкара классификациясе - «Хайән”) җомга көнендә иртән Филиппин башкаласы Маниланың көньяк-көнчыгышындагы 600 чакрымдагы Самар утрауларына килеп җитте һәм илнең үзәк өлешендәге 7 мең утраулары аша йөрергә кереште.
GMA News интернет-порталы хәбәр иткәнчә, сәгатенә 315 чакрым тизлектә баручы бишенче категориядәге зилзилә, биш метрга хәтле дулкыннар күтәреп, Самар һәм Лейте утраулары ярларына барып җитте.
"Әгәр без бер-беребезгә булышсак, гарасатның авыр нәтиҗәләрен киметербез. Әйдәгез, тынычлыкны саклыйк һәм куркыныч булмаган урыннарга күчик”,-дип белдергән милләткә мөрәҗәгатендә Филиппин Президенты Бенигно Акино.
Бу мизгелләрдә инде бер миллионга якын филиппинлылар алдан әзерләнгән 20 үзәк провинциядәге махсус саклану урыннарына барып яшеренгәннәр иде.
Төньяк-көнбатышка хәрәкәт итүче "Йоланда” җомга һәм шимбә көннәрендә Филиппинда булып, кеше саны буенча икенче урынны тоткан Себуга (2,5 миллион) якынаеп һәм кырые белән Манилага бераз кереп китәчәк. Аннары Көньяк Кытай диңгезе көчле давыл астында калачак. Ул биредә тагын да көчәеп, Кытай яки Вьетнам ягына таба юлын дәвам итәчәк.
Һәр елны Филиппин утрауларына яңгырлар сезоны вакытында июнь аеннан декабрьгә кадәр 20 гә якын көчле давыл һәм тайфун һөҗүм итә. Бу уңайдан, иң зур кайгылы рекордны 1991 елдагы гарасат куйды. Ул вакытта Филиппинның Лейте утравында яшәүче 6 мең кешенең гомере өзелде.