
Башкортстанның татар шагыйрьләре үз әсәрләрен “Ярдәм” хәйрия фондының “Зур Казан” типографиясендә бастырырга кереште.
Шушы көннәрдә “Зур Казан” типографиясендә шагыйрь Рәфкать Рысаевның “Әдәби бакчам гөлләре” дигән китабы дөнья күрде. Башкортстан шагыйренең китабында бер повесть, хикәяләр һәм шигырьләр бар. Рәфкать Расыевның иҗаты авыл тормышына багышланган.
Автор Рәфкать Рысаев Татарстан башкаласындагы «Зур Казан» типографиясе хезмәткәрләре эшеннән канәгать калган. Язучының билгеләп үтүенчә, биредә иң мөһиме шул: басмаханәнең керемнәре “Ярдәм” үзәге инвалидларын тернәкләндерүгә тотыла.
-Бу изге эшкә үземнең өлешемне кертә алуыма мин бик шат,-дип нәтиҗә ясады Рәфкать әфәнде.