Башкалабызда "Чәчәк ата торган Казан" чарасы дәвам итә

“Чәчәк ата торган Казан” акциясе кысаларында, башкаланың 36 урамы, скверы, паркларына 25 төрдәге 4 миллионлап...

БӘЙЛЕ
2014 Авг 05

“Чәчәк ата торган Казан” акциясе кысаларында, башкаланың 36 урамы, скверы, паркларына 25 төрдәге 4 миллионлап чәчәк утыртылган. Чәчәк түтәлләренең гомуми мәйданы 35 мең кв. м. ны тәшкил итә. Бу хакта кичә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җәббарова хәбәр итте.

“Шәһәрне чәчәк белән бизәү өчен, быел трест теплицаларында 25 төрдәге барлыгы 4 миллионлап чәчәк үсентесе үстерелде. Үстентеләрнең 36 процентка арттырылуы “Чәчәк ата торган Казан” акциясенең үткәрелүе белән бәйле”, - дип ассызыклады Роза Җәббарова. Аның сүзләренә караганда, үз предприятиеләре җирлеген яшелләндерү максаты белән, компаниягә 45 шәхси оешма мөрәҗәгать иткән. Алар вазоннарга утыртылган чәчәкләр сатып алган. Нәтиҗәдә, 15 мең чәчәк һәм 250 вазон сатылган.

Роза Җәббарова, шулай ук, биеклеге 3 метрдан артык булган һәм 40 мең чәчәктән торган “Жар птица” чәчәк композициясен билгеләп узды. Шәһәребез үзәгендәге Эсперанто, Вишневский, Сәлимҗанов, Оренбург тракты, Болак урамнарында исә, 2 меңнән артык чәчәк кашпосы урнаштырылган.

“Горводзеленхоз” МУП идарәчесе сүзләренә карганда, утыртылган чәчәкләрне карау һәм вакытында су сибеп тору өчен, көн саен 150 эшче һәм 23 махсус техника берәмлеге җәлеп ителә. Моннан тыш, җәйгә 200 студент һәм мәктәп укучысы эшкә алынган.

Компания хәзерге вакытта “Яшел рекорд” кысаларында көзен агач утырту эшенә әзерлек алып бара. Бүгенге көндә трест питомнигында көзгә 10 меңнән артык агач һәм 15 мең куак әзерләнгән. Көзен Горький паркы территориясендә, Җиңү паркында, “Казан” Гаилә үзәге скверында һәм шәһәрнең башка урамнарында зур булып үсә торган агачлар утырту планлаштырыла дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе