Хөкемдар Леонард Шапиро мондый карарны иммиграцион сәясәт өлкәсендә федераль законга таянып чыгарды. Ул закон АКШка 1972 елга кадәр килгән кешеләргә кагыла. Мәхкәмә алдында чыгыш ясаганда, Обама АКШта 50 ел яшәве, салымнарны һәрчак төгәл рәвештә түләп баруы һәм бары бер мәртәбә кулга алынуы турында белдерде.
Обаманың иммиграцион мәсьәләләре
Ониенго Обаманың Кениядән АКШка 1963 елда 17 яшендә Кембриҗ шәһәрендәге югары мәктәпкә килүе мәгълүм. Ул илдән 1970 ел ахырына кадәр китәргә тиеш иде, әмма ул алай эшләмәде. Америка суды берничә тапкыр Обаманы илдән җибәрү турында карар кабул итте, аның соңгысы 1972 елда булды.
Ониенгоның иммиграцион проблемалары 2011 елда ул исерек килеш машина руле артына утырганнан соң башлана. Ул Бостон каласында кулга алына. Кенияле аздан гына полициянең патруль автомобиленә килеп бәрелмичә кала. Полиция хезмәткәрләре үткәргән тест Обаманың канында ике тапкыр диярлек хәмернең артык икәнлеген күрсәтә. Шул чагында ул ике атнадан артык вакытын төрмәдә үткәрә.
Бу вакыйгадан соң, Ак йорт аны Барак Обама белән беркайчан да очрашмаган дип белдерә. Тик Ониенго Обама мондый раслауны кире какты. Ул туганының улы Барак белән Кембриҗдә өч атна яшәгәнлеге хакында әйтте.
2010 елда шул ук хөкемдар Шапиро карары нигезендә, АКШта 6 ел буена легаль булмыйча яшәгән Барак Обаманың апасы Зәйтүнә үзенә бу илдә сыену урыны тапты. Башта АКШта яшәргә рөхсәт ителмәгән "Зәйтүнә апа” эше низаглы төсмер алды, чөнки 2008 елда аның абыйсының улы Президентлыкка кандидат иде. Шулай да бу яңалык сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итмәде. Барак Обама үз туганының Бостонда законсыз төстә яшәвен белмәдем, дип белдерде.