"Без инде якынча 33 мең кыю хәрби хезмәткәрләребезне ватанга кайтардык. Бу язда безнең көчләр ярдәм итү вазифасын үти башлаячак, ә илнең иминлеген тәэмин итү белән Әфганстан куркынычсызлыгы хезмәте шөгыльләнәчәк. Бүген мин ел дәвамында тагын 34 мең Америка хәрбие Әфганстаннан өйләренә кайтачак дип игълан итәм. Ә киләсе ел ахырына Әфганстандагы сугыш төгәлләнәчәк”,-дип белдерде АКШ Президенты кичә конгресска җибәргән юлламасында.
Матбугат чараларыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге көндә Әфганстанда 66 меңгә якын Америка солдаты хезмәт итә. Күзәтүчеләрнең фикеренчә, АКШтагы Ак йорт үз гаскәрен Әфганстаннан чыгару турында әлегә ныклы карарга килмәгән.
Шул ук вакытта Обама террорчылыкка каршы турыдан-туры хәрби юл белән сугыш алып бармаячаклары, бәлки экстремистларга каршы көрәшүче ил җитәкчеләренә ярдәм итәчәкләре хакында әйткән. "...без Йемен, Ливия һәм Сомали кебек илләрнең иминлеген тәэмин итү өчен булышачакбыз, Малидагы кебек террорчылыкка каршы көрәшүче союзникларга ярдәм итәчәкбез...”диелә бу юлламада.
Президент "Әл-Каидә”дән хәзер 2001 елдагы сыман АКШ өчен куркыныч янамавы турында бәян кылган. Аның сүзләренчә, АКШ Мисыр кебек илләргә нинди курс белән барырга икәнен басым ясап әйтә алмый, әмма Сүриягә моны эшләргә мөмкинлеген әйткән. Шул ук вакытта АКШ Израильне яклаудан баш тартмаячак.
Бу язма "Яндекс”тан алып тәрҗемә кылынды