
Аллаһы Тәгалә эшләрен күркәм башкаручыларны сөя.
Хәдис
Әйе, Рамазан аенда күркәм эшләр бихисап күп башкарылды. Ураза тоттык, Аллага шөкер! Раббыбыз кушканнарны үтәргә тырыштык.
Бәйрәм көннәренең беренчесендә Балтач районында «Хәләл ярминкә» булып узды. Көннәрнең дә иң хикмәтлесе иде ул. Бар халык – ерагы, якыны дигәндәй, әлеге мәйданга ашыкты. Тик берәм-сәрәм түгел, алар гаиләләре белән, әби-бабасы, нәсел дәвамчылары илә мәйданга юнәлде. Кайберләре җиңел машиналарда, икенчеләре зур-зур автобусларда килделәр. Минем өчен иң куанычлысы – чәч үргечле кызлар, кепкалы малайлар иде.
Быелгы ярминкәгә Бөтенроссия төбәкләреннән дә хәләл ризыклар, кием-салым, бизәнү әйберләре, хуҗалык кирәк-яраклары һәм башка әйберләр алып килгәннәр иде. Алай дигәннән, Кукмараның казаннары, табаклары аеруча зарури булып чыкты, аларны халык чират торып алып бетерде.
Өстәлләрдә мәмрәп пешкән җиләк-җимеш күзләрне камаштыра. Сөт ризыклары кирәк дисезме? Рәхим итеп алыгыз гына! Сыйлан һәм үзең белән алып кит. Бала-чага өчен атынгычлар да бар монда. Мәйдандагы өстәлләрдә – ризыклар. Самавыр кайнап тора, пылау хуш-ис тарата, шашлык дигәннәре ашап туйгысыз!
Оештыручыларга Раббыбызның рәхмәте яусын! Муллык, бәрәкәт, ярдәмчеллек, бергәлек хөкем сөрә. Шатлыкның чиге юк! Көләч йөзлеләрдән, хәләл ризык белән сыйланучылардан нур бөркелә сыман.
Әлбәттә, мәйдандагы мондый хикмәт үзеннән үзе генә барлыкка килмәгән. Балтач районы хакимияте, “Хәләл” комитеты җитәкчеләре, кыскасы, изге күңелле кешеләр белән бергә Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның хәер-фатихасы илә оештырылган чара бу.
Казандагы Россия Ислам институтында Коръән-хафизлар әзерләүче галим Ибраһим хәзрәт Сабировның Коръән укуы белән башланган ярминкәгә Раббыбыз хикмәтле нурларын мул сипте. Ярминкәгә килүчеләрнең йөзләрендә дә шул нурлар уйный иде. Әлеге хәләл ярминкә дөнья күләмендәге ярминкәгә әйләнер, иншә Аллаһ!
Хәзер Аргентина, Австралия, Канада, Кытай, Бөек Британия, Америкада һәм башка илләрдә хәләл корпарацияләр күбәеп бара. Алар очрашуга Балтач районына киләчәк, Аллаһы боерса! Шулай үзара аңлашып яшәгәндә, адәм балаларының бәхете, гомере, бәрәкәте артачак, бергәлек, дуслык дәвам итәчәк.
Үзебезнең дә бәхетебез артыр, иншә Аллаһ. Чөнки без Раббыбызның әмерен үтибез, Аллага шөкер! Коръәннең изге сүрәләрен үтәргә тырышып яшибез бит! “Әй, мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыклар гына ашагыз һәм Аллаһыга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз!” дип юкка гына әйтелмәгәндер Коръәндә (2:172).
Бергәлектә, бәхетле гомер кичерүдә булыйк, туганнар.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете