
“Мөселман кардәшләр, үзара аралашыгыз. Аралашсагыз, йөзегез нурланыр, калебегез чистарыр, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр” дигән хәдис язылган Балтачтагы мөселман балалары Сабан туена чакыруны җөмһүриятебез казые Җәлил хәзрәт миңа күптән биргән иде. Моның сәбәбе дә бар иде. Узган елда Балтач Сабан туена баргач, мондагы хәлләргә соклануымның һәм гаҗәпләнүемнең чиге булмады.
Бу хакта “Мөслимә” газетасына да, киләсе елда “Азамат”ымны җырлый алса идем, дип язып та чыктым. Тик моны без күңел түрендә саклап тордык. Иң мөһиме – әйткән сүзеңдә тору.
Менә Сабантуй буласы 26 июль дә килеп җитте. Әзерләндем, әлбәттә. Төн йокым качты. Иртәнге һәм сәфәр намазларымны укып, Раббыбыздан булышуын сорадым да, “Ярдәм” мәчетенә киттем. Аннан без “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова белән бергәләп, Балтач районындагы Бөрбаш авылының балалар Сабан туена юл алдык. Мәликәнең балалары да безнең белән ерак сәфәргә чыкты.
Ни күзем белән күрим, Бөрбаштагы мәйдан гөрләп тора. Озын колгада төрле төстәге әләмнәр җилферди.
Кунаклар арасында "Ярдәм" мәчете каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Мөхәммәдәмин хәзрәт Давудов та бар иде. Шул чагында төрле милләт балаларының изге юлдагы бердәмлеге күңелемә килде.
Автобусыбыз тау башында туктады кебек. Аска карасам, гөл чәчәкле олы таба күз алдымда пәйда булды. Чәчәклекнең тирә-ягы калкулык белән уратып алынган. Яныннан гына чишмә суы йөгерешә. Бу гаҗәеп манзара таң калдыра.
Мәйданның тирә-ягына озын урындыклар тезелгән, өсләрендә – япмалар.
Аларда – яулыклы кыз балалар, туташлар, җиңги-түтиләр, дәү әниләр, остазбикәләр. Ә түбәтәйле әтиләр, дәү әтиләр түбәтәйле улларын, оныкларын җитәкләп, ярышлар үткәрелә торган мәйданга үтәләр. Аларга карау – бер илаһи могҗиза инде! Халык күп. Берничә урында төрле ярышларга урын әзерләнгән. Ә мәйданга халык агыла да агыла. Бирегә күрше төбәкләрдән генә түгел, башка җөмһүриятләрдән дә килгәннәр.
Мөселман балалары Сабан туена республикабызның җаваплы җитәкчеләре дә килгән иде. Президент аппаратыннан да, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетыннан да, Балтач районы, күрше-тирә җитәкчелегеннән дә, мөхтәсибләр дә, имам-хатиблар да бар иде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы һәр күңелгә шатлык булып ягылды. Мәйданга килгән балалар Коръән укыды, мөнәҗәт әйтте. Бөрбаш балаларының чыгышы һәр күңелне җилкетерлек иде. Анда “Ярдәм” мәчетеннән килгән балаларның Коръән уку авазы да ишетелде.
Берсеннән-берсе хикмәтле чыгышлар, котлаулар яңгырады. Эшлияләре чуклар белән бизәлгән атларны, арбаларында балаларны күрү ерак мирасыбызны, аталарыбыз, бабаларыбыз мирасын искә төшерү дә булды. Халкыбыз яралтылганнан бирле атлы-чаптарлы булган. Аларның бүгенге бизәлеше күзләрне камаштыра, башны әйләндерә.
Ниһаять, миңа да сүз бирделәр. Мин аны “Азамат”ым белән әйтеп бирдем.
“Алыслардан гына ай күренә, Ирәндеккәй тауның ак ташы.
Кая бармый, ниләр күрмәй, ир-егеткәй белән ат башы.
Йөрегән җирнең курае юк, күргәннәрне көйләп тартырга.
Йөргән җирнең, әй кәккүге юк, үз Уралкаема кайтаем”.
Бәхет эзләп, туган якларыннан читкә киткән берүнең сагышлы моңы ята бу җырда. Әйтәсе килгән төп сүзем шул: бәхет фәкать туган җирдә генә. Саклыйк без Ватанны, туган җирне, чыгып китмик читләргә!..
Ул кадерне мин мәйдандагыларга да җиткердем сыман. Биредәге кардәшләремә, Бөтенроссия мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе буларак та, котлауларымны ирештердем. Һәммәсенә фани дөнья һәм ахирәт бәхете-сәгадәте теләдем.
Шуны әйтергә онытып торам икән: Бөрбаштагы Сабантуйны караганда римлылар, греклар заманындагы ярыш мәйданнары күз алдымда торды. Ул чакта да атлар үзәктә булгандыр, мөгаен.
Безнең белән Җәлил хәзрәтнең армиядә бергә хезмәт иткән Зөфәр исемле дусты да барган иде. Ул Җәлил хәзрәт Фазлыевның шигырен укып, җырлап та бирде.
Мәйданның төрле урыннарында ярышлар гөрли: анда гер күтәрәләр, су ташыйлар, көрәшәләр. Ир балалар да ду китереп ярышып йөри, кызларны әйткән дә юк инде.
Бу мәйданны – сигезенче мәртәбә Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туен дөньядагы бер хикмәтле алгарышка тиңлим мин. Чыннан да, бик хикмәтле бит ул антик дөньяның Җәлил мәйданы! Бу гүзәл урынга Хак Тәгалә Үзе юнәлткән бит Җәлил хәзрәтне, аның фикердәшләрен, балаларны! Хикмәт дими ни дисең моны тагын?!
Еллар узар... Бәлки бу урын Җәлилград дип тә аталыр әле. Киләчәгебезне әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләүдә бу зур чарага зур уңышлар насыйп булсын, дип телибез. Бу Сабантуйның киләчәктә бөтен дөнья күләмендә үткәрелүен дә көтәләр Балтачта.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете