Мәскәү урамындагы 2а нче йортта урнашкан кафега Казандагы Мәскәү һәм Киров районнарының "Апрель» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче инвалид балалар, шулай ук күзләре күрмәүче нарасыйлар җыелды. Алар өчен Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев тарафыннан Яңа ел бәйрәме программасы әзерләнгән иде. Балалар алдында танылган артистлар, клоуннар чыгыш ясады, Кыш бабай һәм Кар кызы махсус чакырылган иде. Шулай ук биредә Татарстанның атказанган артисты Ренат Хәйруллин да үзенең осталыгын күрсәтте. Сүз уңаеннан, Ренат Хәйруллин "Минута славы” тапшыруы нәтиҗәсендә халык арасында танылды.
Бәйрәм балаларга да, ата-аналарга да ошады. Монда үткәрелгән конкурслар, кызыклы викториналар һәм концерт программасы Яңа ел бәйрәме рухында төзелгән иде. Ә бу исә инвалид балаларны тернәкләндерү һәм аларны җәмгыятебезгә файдалы кешеләр итүдә мөһим роль уйнар дип уйлыйм. Аларга берсеннән-берсе тәмле ризыклар "Рәйхан”ның аш-су осталары тарафыннан махсус меню буенча әзерләнгән иде.
Бәйрәм программасы вакытында сүз алып сөйләүче ата-аналарның берсе аш мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт әйткәннән соң, зәгыйфь балаларга мондый кичәләрнең зарури икәнлеге хакында белдерде. Ник дигәндә, гадәттә балаларның хәлен бары тик аларның ата-аналары гына яхшы аңлаучан була.
Үз чиратында, Казанның Мәскәү һәм Киров районнарындагы инвалид балаларның "Апрель» тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Роза Саттарова авыру сабыйларга даими игътибарлы булганнары өчен "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевкә һәм "Рәйхан” кафелары челтәре белән идарә итүче Айнур Әхмәтшинга рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлеге чарада Казан мөхтәсибәте вәкиле, Казан Ислам көллияте ректорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Нияз Сабиров катнашты. Ул зәгыйфь балалар өчен үткәрелгән бу бәйрәмне югары бәяләде һәм игелекле гамәлләре өчен оетыручыларга рәхмәт белдерде.
"Ярдәм” фонды һәм "Рубаи” үзбәк кухнясы рестораны хезмәткәрләренең балаларга күп санлы Яңа ел бүләкләре тапшыруы бәйрәм кичәсенең иң күркәм мизгеле булгандыр, мөгаен.
Казанның "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның билгеләп узуынча, мондый чаралар инвалид балаларга куанычлы мизгелләр бүләк итә һәм аларның тормышында сөенечле истәлекләр калдыра. Шуңа күрә "Ярдәм” фонды даими рәвештә балаларны мондый бәйрәмнәр белән шатландыра.
Әхмәт ХАЛИКОВ