
Балаларның Коръән уку буенча быелгы “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен үткәрүгә ярдәм итүчеләр, Аллага шөкер, күп булды.
Алар арасындагы Мәдинә Хәниф кызы, Рәмзия Фәйзрахман кызы, Наҗия Миңнулла кызы, Рәйханә Габдрәшит кызы, Эльмира Ислам кызы, Лилия Чулпан кызы, «Тархан» оешмасы эшмәкәрләре, аеруча алар арасындагы Наил Шамил улы зур ярдәм күрсәтте.
Шулай ук базарда сату итүче Гөлсирә, Гөлшат, Алия исемле гүзәл затларның да булышлыгы зур булды. Ә җимешләр белән ярдәм иткән бер таҗик егете үзенең исемен әйтмәде. Ул: “Мин Аллаһының ризалыгы өчен бирәм. Аллаһы Тәгалә кабул итсен”,-диде.
Без аларның барчасына да Хак Тәгаләнең рәхмәте булсын, саулык-сәламәтлектә яшәүләре һәм эшләүләре насыйп булсын дигән догада калабыз.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе