
Newsru.com сайты хәбәр итүенчә, Байкал аръягы өлкәсендәге полиция 6 июльдә кич белән югалган маршрут “Вездеход”ын эзли. Россиянең Байкал аръягы өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәткәре хәбәр иткәнчә, әлеге машина Тунгокочен бистәсеннән чыгып китеп, Каринга Тамагы авылына таба юл тоткан. Әмма ул әлегә кадәр билгеләнгән тукталышка барып җитмәгән, дөресрәге, эзсез югалган. Полициягә аның юкка чыгуы турындагы мәгълүмат бүген генә килеп ирешкән.
“Тягачның бортында 27 пассажир бар иде, шуларның җидесе –балалар»,-дип хәбәр итте хокук сакчылары.
Югалган “Вездеход”ны табу өчен “Ми-8” милиция боралагы җибәрелгән.
“Анда юл берәү генә, ике бистә арасы – 200 чакрым. Маршрутның уртасында азык запаслары бар. Анда ашап-эчеп һәм ял итеп алырга була. “Вездеход” табылу белән пассажирлар Каренга Тамагы бистәсенә китереләчәк”,-дип хәбәр итте «Интерфакс”ка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.