
Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын, бәхет-сәгадәтләрен билгели. Шулай ук ике Бәраәт кичәсе арасында үләсе кешеләрнең исемнәре Газраилнең сәхифәләренә теркәлә. Бәраәт гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә дип санала. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләрен һәм мәрхүмнәрне гөнаһлардан коткаруын сорап дога кылалар.
Шулай ук бу кичәдә Коръән Ләүһе-Мәхфүздән күкләргә иңгән дип санала.
Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннөн соң иң изге кичә – Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән, вә Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.
Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнер дип санала.
Шәгьбанның унбишенче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди:
«Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһ Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: «Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» - дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр.
Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче мөселманнарны Бәраәт кичәсе белән тәбрикли. Бу изге кичне файдалы итеп уздыруны, якынлашып килүче Рамазан аена ныклы иман белән керүне теләп кала.
Татар-ислам