"Бәрәкәт" ансамбле Балтачта балалар Сабан туенда катнашачак

3 августта Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар Сабан туен уздыра.

БӘЙЛЕ
2014 Июл 15

"Ярдәм" мәчетенең "Бәрәкәт" ансамбле Балтачта балалар Сабан туенда катнашачак.

3 августта Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы мәртәбә республикакүләм балалар Сабан туен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде.

Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, Сабантуйда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган.

1997 елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла.

- 36 кг га кадәргеләр;

- 50 кг га кадәргеләр;

- 65 кг га кадәргеләр;

- 65 кг нан югарырак үлчәүдәгеләр.

Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе