
2016 елның 11 маенда "Бәллүр каләм" конкурсы комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комисия әгъзалары җиде номинация буенча тапшырылган 267 заявкадан иң яхшы эшләрне сайлап алды, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Быел бәйгене оештыручылар номинацияләр һәм призлы урыннар санын шактый киметкән, шуңа да бөтен номинацияләр буенча тәкъдим ителгән эшләр турында фикер алышу бөтен этапларда да кискен узган.
Конкурсның икенче турына узган эшләрнең ахыргы исемлеге http://tatmedia.tatarstan.ru/ сайтында һәм "Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" газеталарында 13 май көнне бастырылачак. Конкурсның призерлары 19 май көнне "Пирамида" концертлар залында Татарстан матбугат көненә багышланган бәйрәмдә аталачак дип хәбәр итте "Татар-информ".