Әбү Хәнифәнең әти-әнисе диндар кешеләр булган

Риваятьләрдә Әбү Хәнифәнең әти-әнисе күркәм холыклы кешеләр итеп тасвирлана.

БӘЙЛЕ
2014 Авг 11

Риваятьләрдә Әбү Хәнифәнең әти-әнисе күркәм холыклы кешеләр итеп тасвирлана. Аларның танышулары турында менә мондый риваять бар.

Әбү Хәнифәнең әтисе Сабит егет чагында, нәкъ яшьлегенең таңында бер агымсу читендә тәһарәт ала. Тәһарәтен тәмамлап, догалар укып сөртенгәч, су агымына күз сала һәм күрә – су өстендә аклы-кызыллы чуар бер алма йөзеп килә. Алманың су өстендә уйнап, балкып йөзүе Сабитның күңелен хушландыра һәм ул алманы үрелеп алып тешли. Алманы тешләп, аның тәмен тою белән сискәнеп китә: тукта, мин нишләдем! Бу алманың хуҗасы бардыр бит. Үземнеке булмаган әйберне алдым да хуҗасының рөхсәтеннән башка тешләдем...

Ул аң йокысыннан кинәт уяна һәм су агып килгән якка китә. Бераз баргач, су өстенә иелгән агачларны күрә. Кулындагы тешләнгән алманы карый: ул агачтагы алмаларга охшаган була. Димәк, мин тешләгән алма шушы бакчаныкы икән, дип ул бакча хуҗасын эзләп таба. Үзара сәламләшкәннән соң: “Әфәндем, бу сезнең агачлардан төшкән алма булырга охшап тора. Мин тәһарәт алганда ул су белән агып килә иде. Мин аны уйламыйча гына алып тешләдем. Шунда гына аңыма килдем, гафләттә (уяусызлыкта) булганымны аңладым. Бу алманың хуҗасы бардыр, аны табып, хәләллеген сорыйм, алманың баясен түлим, дип сезгә килдем. Инде сездән ризалык сорыйм, алмагызның хакын түлим. Сезнең рөхсәттән башка алмагызга кагылган өчен мине гафу итегез, хатамны кичерегез, - дип үтенә, ялвара башлый.

Бакча хуҗасы:

- Юк, гафу итмим... Ни өчен син аны минем рөхсәтем, ризалыгымннан башка тешләдең? – ди.

Әбү Хәнифәнең әтисе:

- Ярар, әфәндем, мин бурычлы. Алма өчен ни сорасагыз да бирергә әзермен. Әйтегез! – дип үтенә.

Бакча хуҗасы:

- Миңа өч ел хезмәт итәрсең, минем белән эшләрсең, соңыннан уйлашырбыз. Сиңа котылу чарасы менә шул, - ди.

- Ярар! - ди Сабит. Бер мизгел аңсызлык, гафләт өчен, кыскасы, бер алма өчен өч ел хезмәт итәчәк!.. Әмма башка котылу юлы юк. Буласы булган – алманың суы авызына кергән. Аны хәләл итү лазем. Моны бары тик мал хуҗасы гына эшли ала. Ул бит әле өч ел хезмәт иткәннән соң да гафу итүне шарт итте, уйларбыз, диде.

Имам Әбү Хәнифәнең әтисе – хәзрәти Сабит өч ел шушы бакчада чиләнде. Соңгы көннәрендә бигрәк өзгәләнде, шушы өч елымны тутырып өемә кайтсам иде, диде. Өч ел тулган көнне хуҗа янына барып:

- Әфәндем. Бүген соңгы көнем – өч ел тулды. Хакыгызны хәләл итсәгез, мин китәр идем, - диде. Бакча хуҗасы:

- Мин хакымны бары тик бер шарт белән генә хәләл итәм. Без бит өч ел үткәч уйлашырбыз дип килештек. Мин уйладым. Бер зур шартым бар, аны да үтәсәң, хакымны хәлил итәрмен. Минем бер кызым бар. Күзләре күрми, колаклары ишетми, куллары тотмый, аяклары юк. Менә шул кызыма өйләнеп, никахлап алсаң, мин сине гафу итәм, хәләллим. Башкача гөнаһыңны кичерү юк, - ди.

- Ярар, - ди хәзрәти Сабит чарасыздан.

Туй хәзерлекләре күрелә, сый мәҗлесе әзерләнә, никах укыла. Кияү керү мизгеле җитә... Керә һәм күрә. Каршында сау-сәламәт, камил, кояш кебек гүзәл кәләш! Монда ниндидер ялгышлык бар, дип уйлап, ул тиз генә каенатасы янына бара.

- Әфәндем, сез миңа: “Кызым – күзсез, колаксыз, кулсыз, аяксыз”, - дидегез. Ә мин сау-сәламәт бер дөнья гүзәле белән кавыштым. Моны ничек аңларга? - ди ул аптырап.

Тегесе аңа:

- Әйе, балам, минем кызым бик динле. Хәрәмгә бакмас – димәк, күзсез; хәрәм сүзләргә колак салмас – димәк, чукрак; кулына хәрәм әйбер алмас – димәк, кулсыз; хәрәм җирләргә йөрмәс – димәк, аяксыз. Мин әнә шуларны күздә тоткан идем. Кызыма синең кебек иман әһеле эзләдем. Калебендә Аллаһтан курку хисе булсын, үзен хәрәмнәрдән сакласын, Аллаһ тыйган нәрсәләрдән ерак торсын, кызыма һәм аннан туачак оныкларыма хәрәм ашатмасын, дидем. Хак-хокукны күрә, аера белә торган камил иманлы кияү булсын, дидем. Менә Аллаһ уйламаганда миңа сине күндерде. Син бер алманың хәләллеген үтенеп килгәч, күңелең тулы җәүһәр, вөҗданлы кеше икәнеңне аңладым. Әмма сиңа имтихан тоту кирәк иде. Озын-озак өч ел буе үзеңне сынадым. Һәр хәлеңне, һәр хәрәкәтеңне күзәттем. Мин көткән бөтен сыйфатлар синдә бар. Шуның өчен йөрәк парәм булган бердәнбер кызымны әманәт иттем. Шатланышып, бәхетле булып, бер ястыкта картаегыз, ди.

... Имам Әбү Хәнифә әнә шундый әнидән һәм әтидән туган.

Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе