
Бүген Татарстан мөселманнары баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Ярдәм” мәчетенең басмаханәсендә булды һәм гыйбадәтханәнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка биредә күргәннәреннән канәгать калуы турында әйтте.
“Безнең Татарстан Диния нәзарәтендә очрашуларыбыз бар иде. Иртәгә исә Аксакаллар Шурасы була. Бер уңайдан, мөселман балалары Сабан туе кассетасын “Ярдәм” мәчете типографиясендә эшләтергә исәпли идем. Бик ошаттым мин бу басмаханәне. Әле болай ук уңышлы эшлидер, дип уйламый идем. Киләчәктә китапларымны да биредә бастырырмын, Аллаһы боерса”,-диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.