
Надир Дәүләт – тарихны, Татарстанда һәм республикадан читтә, аерым алганда Ерак Көнчыгышта һәм Төркиядә яшәүче төрки халыкларның һәм татарларның мәдәниятен өйрәнүче галимнәрнең берсе.
Аның 1905-1917 нче, 1917-1919 нчы елларда татарлар арасында булган социаль-сәяси процесслар хакында хезмәтләре, фәнни-гамәли экспедицияләр очерклары, төрек, татар, рус, әзербайҗан, инглиз телләрендә язылган 20 ләп монографиясе бар.
Очрашуга ТР ФАнең вице-президенты Җ. Сөләйманов, баш секретарь Д. Заһидуллина, КФУ профессоры И. Гыйләҗев, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р. Вәлиев чакырулы. Чарада музей җитәкчеләре, Бөтендөнья татарлар конгрессы вәкилләре, язучылар, галимнәр һ.б. катнашуы көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чыганак: "Татар-информ"