Бүген сукырлар азбукасы авторы Луи Брайль туган көн

Күзләренең күрү сәләтен югалтканнар арасында танылган һәм данланган Луи Брайльның тууына бүген - 204 ел.

БӘЙЛЕ
2013 Янв 04
Күзләренең күрү сәләтен югалтканнар арасында танылган һәм данланган Луи Брайльның тууына бүген - 204 ел. Сукырларга уку, ноталар буенча музыка уйнау, гомумән, үсеш мөмкинлеге биргән, ләкин, ни үкенеч, үзенең казаныш җимешләрен татый алмый китеп барган кеше ул Брайль.

1809 елның 4 гыйнварында Франциянең әллә ни зур булмаган Кувр каласында һөнәрче гаиләсендә туган Луи Брайль, 3 яшьтә чагында без белән күзен зарарлый һәм... сукырая. Ә ул заманда сукыр кешенең киләчәген ни көтә? Хәерчелек, ачлык, теләнчелек... Бу хәлдә әтисе, үзенең улы тулыканлы тормыш белән яшәсен өчен, барысын да эшләп карарга ният кыла: махсус такта ясап, малаен шуның буенча грамотага өйрәтә, аның ишетү сәләтен үстерүдә тырышлык куя. Малайны, 10 яшенә җиткәч, сукыр балалар өчен эшли торган Корольлек институтына урнаштыралар һәм ул анда пианино белән органда уйнарга өйрәнә, соңыннан бу аңа тормыш алып бару чыганагына әйләнә. 12 яшендә Брайль сукырлар өчен махсус алфавит төзи башлый һәм ул күпертмәле 6 нокта комбинацияләреннән торган шрифттан гыйбарәт була. Алфавит төзүгә 3 ел вакыт сарыф ителә, анда хәрефләр генә түгел, саннар һәм тыныш билгеләре дә була. Шушы ук методны Брайль сукырлар өчен нота грамотасының да нигезе итә. Тик "Брайль шрифты” дип йөртелә башлаган әлеге шрифт озак кына вакыт әллә ни таралыш таба алмый.

 

 Автор үзе, ни үкенеч, дөньялыктан 1852 елның 6 гыйнварында, казаныш җимешләрен татый алмый, китеп бара, туган шәһәрендә җирләнә.

 

Calend.ru хәбәр иткәнчә, Луи Брайльның вафатыннан соң 2 ел узгач кына "Брайль алфавиты” Франциядә һәм Европаның башка илләрендә таралыш ала, Россиягә ул 1985 елда "килә”.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе