Наилә ханым башта күзләре күрмәүчеләр белән танышып чыкты. Әйтик, Камәрия ханым Тарасова үзенең тумыштан ук күзе начар күрүе турында сөйләде. "Без гә, мөселман хатын-кызларына, илдә үзгәрешләр башлангач, игътибар нык кимегән иде. Ә без монда "Сөләйман” мәчетендә үзебезне чын кешеләр итеп хис кылабыз, туганнар кебек яшибез”,-диде Камәрия ханым. Аның ире урыс икән, шулай да аңа мәчеткә йөреп намаз укуына комачаулык итмәгән.
Билгеле булганча, Наилә ханым соңгы берничә еллар буена Татарстан Мөслимәләре берлеген җитәкләде, бу эштә уңышлар казанганга күрә, узган елда исә аңа Россиянең мөселман хатын-кызлары ышаныч белдереп, үзләренең җитәкчеләре итеп сайлап куйдылар.
Бу көннәрдә "Сөләйман” да Россиянең төрле төбәкләреннән килгән хатын-кызлар белем ала. Наилә ханым мәчеттә Коръән укырга өйрәнергә ниятләп килгән гүзәл затларга үзләренең Россия Мөслимәләре берлегендәге эшчәнлеге, гаиләдә балалар тәрбиясе мәсьәләләре хакында сөйләде. Аннары ул күзләре күрмәүчеләрнең күп санлы сорауларына җаваплар бирде.
Күзләре күрмәүчеләр Наилә ханымга яңа эшендә уңышлар теләделәр, тагын килүен сорадылар.
Хаҗип ӘХМӘТША