
Танылган биюче, балетмейстер Рудольф Нуриевнең кабере Парижда. Франция музеенда аның шәхси әйберләре даими күргәзмәгә куелган.
Бүген танылган сәхнә остасы, биюче Рудольф Нуриев тууына 78 ел. Владивостокка барган поездда туган Нуриевның әнисе Фәридә Казаннан, әтисе Хәмит Уфа янындагы авылдан була. Балеттагы иҗатын Нуриев Уфада башлый. 1961 елда Парижга китеп, ул кире кайтмый. Каты авырудан соң, 1993 елның 6 гыйнварында Нуриев Парижда вафат була һәм шунда җирләнә.
Советлар Берлегендә башта бихисап күп ыгы-зыгы китереп чыгарса да, аннары Рудольф Нуриев онытыла, әмма көнбатыш балет театрлары аны үз патшасы, дип саный. Инде соңгы берничә дистә елда Казанда һәм Уфада Нуриев исемендәге балет фестивальләре оештырыла, күргәзмә почмаклар, музей бүлмәләре ачыла. Дөньяда аның турында китаплар нәшер ителгән.
Франциянең сәхнә киемнәре үзәгендә Нуриевка багышланган даими күргәзмә эшли. Анда аның киемнәре, көндәлек тормышта кулланган шәхси кирәк-яраклары - барлыгы 300ләп әйбер саклана.
"Әйберләр генә түгел, аларның кайчан кем тарафыннан тегелгәне, кайда сатып алынганы турында да документлар бар", - дип белдергән Франция телевидениесенең мәдәният бүлегенә Сәхнә киемнәре музей-үзәге җитәкчесе Дельфин Пинаса.