Шунлыктан Мәүлид кичәсе — мөселманнар өчен бик тә кадерле мизгел. Мәүлид кичәсендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, шулай ук, бу кичне булган могҗизалы хәлләр хакында әңгәмәләр уздыру — бик саваплы гамәлләрдәндер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзе дә ул кичне булган могҗизалы вакыйгалар хакында сөйләшергә яраткан.
Мөхәммәд галәйһиссәләм туган вакытта күп төрле гаҗәеп хәлләр була. Аның бабасы — көрәешләр кавеменең иң өлкән, иң мөхтәрәм затларының берсе булган Абдулмоталлиб болай сөйләгән:
— Мөхәммәд галәйһиссәләм туган кичне мин Кәгъбә тирәсендә әйләнеп, гыйбадәт кылып йөри идем. Төннең икенче яртысында Кәгъбә гыйбадәттә булды һәм тавышлар ишетелде: "Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!", "Мине мәҗүсиләрнең мыскылларыннан коткардылар, мине наданлык вакытының начарлыкларыннан азат иттеләр!" Бөтен потлар жимерелә башлады. Алар арасында иң зуры булган Хубал исемлесе җимерек хәлдә ауды. Һәм мин аларның берсенең "Әминә Мөхөммәдне тапты", дигәнен ишеттем. Шуннан соң мин Сафа тавына күтәрелдем. Тирә-якта шундый көчле тавышлар, шау-шу яңгырап торды, әйтерсең лә, бөтен хайван һәм кошлар Мәккәгә җыелган.
Аннары мин Әминә йортына таба юл тоттым. Аның өенең ишеге бикле иде. Мин "ачыгыз", дип әйтүемә, Әминә болай җавап кайтарды: "Мөхәммәд туды". "Китер әле, карыйм", дигәч, ул әйтте: "Моңа рөхсәт юк. Кемдер килде һәм сабыйны өч көн дәвамында беркемгә дә күрсәтмәскә кушты".
Мин ишекне үзем төртеп ачырга теләдем. Ләкин каршыма бите капланган, кулында корал булган берәү килеп чыкты һәм боерды: "Аблулмоталлиб, туктал! Чөнки синең оныгың янына фәрештәләр килде". Мин дерелдәп куйдым һәм бу вакыйга хакында өч көн беркемгә дә сөйли алмадым, чөнки телем тотлыгып калган иде".
Пәйгамбәребез 63 ел яшәп, күп кенә изге гамәлләр кылып, кешеләргә Аллаһның китабы Коръәнне калдырып, шул ук айның шул ук көнендә вафат була.
Бу көннәрдә Татарстаныбыз мәчетләрендә дә Мәүлид кичәсенә багышланган мәҗлесләр, изге затны олылап искә алу мәрасимнәре үткәрелә.