Бүген мәчеттә затлы хәләл ризыклар татыдык

Бүген, ягъни изге җомга көнендә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл” милли ризык берлеге оешмасы вәкилләре үз ризыкларын тәкъдим итте.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 06

Бүген, ягъни изге җомга көнендә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл” милли ризык берлеге оешмасы вәкилләре үз ризыкларын тәкъдим итте.

Мәчет әһелләренең күңеленә бигрәк тә шәхси эшмәкәр “Сөләйманов” ризыклары хуш килде дисәм дә хата булмастыр. Биредә бу оешма вәкиле Сөләйманов Али Малик улы алып килгән ысланган казыкларны халык яратып алды.

Башкортстанның талкан җитештерүче “Аккирмән” фирмасы вәкиле Эльза Әбүзәрованың талканын, Фәрит Заһидуллинның ипиләрен, Гадел Арслановның тәмле чәйләрен халык шулай ук хуш күреп кабул кылды. Аларны бирегә “Татарлар” тапшыруын алып баручы Флера Абдуллина алып килгән иде. “Чакырсагыз, без тагын килергә дә риза. Мондагы кунакчыл мохит, җылы караш ошады безгә”,-диде хәләл ризык тәкъдим итүчеләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе