Бүген Әлмира апа Әдиатуллинага 77 яшь тулды

Бу тынгысыз каләм әһеленә, Мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллинага бүген 77 яшь тулды.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 08

Бу тынгысыз каләм әһеленә, Мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллинага бүген 77 яшь тулды.

Ә. Әдиатуллинаны Нобель премиясенә «Россия Ислам мирасы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тәкъдим иткән иде. Әлмира ханым үзенең бөтен эшләрен татар милләтенең киләчәге өчен дип башкара. Әйтик, ул әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча инде 18 нче мәртәбә «Сөембикә сеңелләре һәм энеләре» дигән ярыш-бәйгеләр уздыруны оештырды. Ул җитәкләгән оешманың мөрәҗәгать хатлары нәтиҗәсе булып, Казандагы Ярминкә мәйданында «Раки» исемле сыраханә алынды. Ул тагын мөселман хатын-кызларының паспортына яулыктан төшү өчен мәхкәмә утырышларында катнашып, анда җиңеп чыккан каһарманнарыбызның берсе дә.

Ә. Әдиатуллина әйтүенчә, оешма тарафыннан хакимият җитәкчелегенә реклама щитларындагы әхлакка сыймаслык рекламаларны, шәһәр диварларындагы оятсыз тәкъдимле телефон номерларын һәм Бауман урамындагы сәрхүшлекне бетерү турында мөрәҗәгать хатлары җибәрелгән. Әлмира ханым шулай ук башкалада «Сөембикә» мәчетләрен төзү һәм уку йортларында намаз укыр өчен урыннар булдыру өчен дә тырышып йөри. Хәзерге көндә төп мәсьәлә — мәктәпләрдә әхлак тәрбиясен торгызу, шул чакта гына җәмгыятебезнең киләчәге булыр, ди Әлмира ханым.

Ә. Әдиатуллина 1965 елда Казан дәүләт университетының җурналистика факультетын тәмамлаган һәм аның 30 ел гомере «Азат хатын» журналы редакциясендә эшләп үткән. Ике дистә ел инде ул ислам дине кануннары буенча яши, ике мәртәбә хаҗ сәфәре кылган. Журналист буларак, Әлмира ханым Татарстанның Советлар Союзы каһарманнарын эзләү эшен дә алып барган, Әфганстан сугышында катнашкан солдатлар һәм чечен сугышы турында язган. Ул шулай ук Әфганстанда сугышкан солдатларның ата-аналары комитеты һәм Солдат аналарын яклау комитеты лидерларының да берсе булган. Җәмгыятебезнең көн кадагында торган проблемаларга битараф кала алмаган ялкынлы йөрәкле мөслимә журналистның бүгенге көндә дә каләме халык тормышын яхшыртуга юнәлгән көрәш юлында.

Бүгенге көндә Әлмира апа Казандагы “Ярдәм” мәчетендә журналистлык вазифасын башкара. Аны бүген мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов тәбрик итте һәм юбилярга эшендә уңышлар, саулык-сәламәтлек теләде. Бу котлауларга без дә, «Ярдәм» мәчете хезмәткәрләре дә кушылабыз, ягъни Әлмира апага бәхет-шатлык, озын гомерләр насыйп булсын, дип телибез.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе