Бүген – Халыкара Журналистлар оешмасы көне

Халыкара Журналистлар оешмасына 1946 елның 8 июнендә, ягъни моннан 69 ел элек Копенгагендагы конгресста Гитлерга каршы коалициягә кергән 21 ил...

БӘЙЛЕ
2015 Июн 08

Халыкара Журналистлар оешмасына 1946 елның 8 июнендә, ягъни моннан 69 ел элек Копенгагендагы конгресста Гитлерга каршы коалициягә кергән 21 ил вәкилләре тарафыннан нигез салына. Аның төп бурычы булып, тынычлыкны саклау, җәмәгатьчелеккә дөрес һәм гадел мәгълүмат бирү, халыкара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту, сугышны, төрле низагларны пропагандалауга, фашизмга каршы көрәшү тора. Шулай ук ХЖО әгъзалары үзләренә матбугат һәм журналистларның иреген төрле монополияләр, финанс төркемнәре йогынтысыннан сакларга, матбугат ияләренең ялганына, яла ягуына һәм дөрес булмаган мәгълүматына каршы көрәшергә, аларның матди хәлләрен яхшыртырга, дигән бурыч алдылар.

Конгресс ХЖО ның югары органы булып тора, ул биш елга бер тапкыр җыела. Конгресслар арасында башында президиум торган Башкарма комитет җитәкчелек итә. Агымдагы эшләрне Прагадагы Генераль секретариат башкара.

Бу оешма үзенең сафына милли журналистлар берлекләрен дә, шәхси әгъзаларны да кабул итә. Ул “Демократик журналист» дигән айлык журнал, китаплар, брошюралар, мәгълүмати бюллетеньнәр, матбугат коммюникелары чыгара. Оешма әһелләре инициативасы белән Халыкара журналистлар бүләге һәм 1943 елда немецлар тарафыннан җәзаланып үтерелгән чехияле антифашист журналист Юлиус Фучик исемендәге Мактаулы медаль барлыкка килгән. Ул тынычлыкны саклау һәм үстерүдә зур уңышка ирешкән журналистларга тапшырыла.

Рәсемдә - Юлиус Фучик


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе