Бүген Казанда "Россия - ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеме утырышы ачыла

Бүген Казанда "Россия - ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеме утырышы ачыла.

БӘЙЛЕ
2016 Май 25

Бүген Казанда "Россия - ислам дөньясы" Стратегик күзаллау төркеме утырышы ачыла.

Россия Якын һәм Урта Көнчыгышның 30 иленннән җыелган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Россия белгечләре белән бергә халыкара мөнәсәбәтләрнең аеруча кискен, аерым алганда, экстремизмга каршы көрәш проблемаларын хәл итү турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән төркем утырышында төп басым быел Татарстанның мәдәниятара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау тәҗрибәсен күрсәтүгә ясалачак.

Төркем утырышы делегатлары арасында күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, абруйлы дин әһелләре, шулай ук элеккеге ил башлыклары һәм бизнесменнар бар. Чарада Россиядән РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, РФ тышкы эшләр министрлыгы илчесе Константин Шувалов, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Цивилизацияләр партнерлыгы үзәге директоры Вениамин Попов, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башкалар бар.

Татарстанга сәфәр кысаларында Стратегик күзаллау төркеме катнашучылары Россия мөселманнарының дини башкаласы Болгар шәһәрендә булачак, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында утырыш көтелә. Казан ратушасында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә пленар утырыш ниятләнгән, аның нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк. Стратегик күзалау төркеме эшенең соңгы көнендә делегатлар Сабан туе бәйрәмендә катнаша ала.

Стратегик күзалау төркеме 2006 елда оештырылды. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин төркем рәисе вазифаларын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Татарстан Президенты рәислегендә беренче утырыш 2015 елның июнь аенда яңартылган форматта узды. Аның эшендә РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Ийяд Әмин Мәдәни, ислам илләренең дәүләт һәм дин эшлеклеләре катнашты дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе