
Бүген, ягъни 17 июльдә – шәүвәл аеның беренче көнендә 1 миллиардтан артык мөселманнар кавеме Рамазан тәмамлану хөрмәтенә мәчетләрдә гает намазын укыды. Әлеге мәрасим Казандагы “Ярдәм” мәчетендә дә зурлап үткәрелде.
Бу көнне “Ярдәм” мәчетенә иртәдән үк халык агылды. Бәйрәм вәгазен тыңларга килгән мөселманнар гыйбадәтханә эченә генә сыймады, алар мәчет ишегалдында да намаз укыды. Башта Коръәнхафиз Зиератшо Даудов җитәкчелегендәге балалар (алар әлеге мәчеткә Коръән өйрәнергә йөри) изге китаптан аятьләр укыды. Аннары мәчетнең имамы Раил хәзрәт Әхмәтев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның мөселманнарны бәйрәм белән котлавын укыды. Анда мондый сүзләр бар иде:
“Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!
Чын күңелдән барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм!
Рамазан – изге айдыр. Ул айда Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде.
Бу ай күңелләребезне иман нуры белән бизәде. Рамазан аенда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсә иде.
Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Нәфесебездән өстен булып, акылыбыз кушканча яхшы гамәлләр генә кылып, киләчәк Рамазан аен да исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп итсә иде! Амин!»
Рамазан аенда “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр, башка төр инвалидлар, мәхәллә халкы катнашында авыз ачу – ифтар мәҗлесләре уздырылды, тәравих намазлары укылды. Ифтар мәҗлесләрендә хәтта Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин кебек җөмһүриятебезнең абруйлы затлары да катнашты.
Раил хәзрәт Әхмәтев “Ярдәм” мәчетенә җыелган барлык халыкны изге Рамазан ае бәйрәме белән котлады, киләчәктә дә уразаны шулай бердәм рәвештә, исән-имин килеш тотулар насыйп булса иде, дигән теләкләрен ирештерде.
Тагын шунысын да өстәп әйтү мәслихәт: уразаны шәүвәл аенда тагын 6 көн тотарга мөмкин. Шулай эшләгәндә, Раббыбыз безгә ел буена ураза тоткан савабын бирер, иншә Аллаһ.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары