Алар биредәге балаларга һәм ислам динен өйрәнергә теләгән олыларга мәхкәмә карарын ничек тормышка ашырулары турында сөйләделәр, курсларда укырга килүчеләрнең сорауларына җаваплар бирделәр.
Кешеләрдән шикаятьләр кабул итү бүлеге хезмәткәре Василий Романов: "Үзеңнең бурычың бармы икәнне белү бик җиңел”,-дип белдерде. Аннары Василий Анатольевич Федераль суд приставлары хезмәте сайтына кереп, үзеңнең исем-фамилияңне язып, тикшереп карарга булуы хакында әйтте. Моны "Киви” терминалында, кесә телефонында, электрон акча янчыгында эшләргә дә мөмкин.
Василий Романов сүзләренчә, әгәр берәүнең бурычы булып, аны чит илгә чыгармасалар, ул Федераль суд приставлары хезмәтенә сишәмбе (09 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр) һәм пәнҗешәмбе (14: 00 – 18:00) килеп, үз мәсьәләсен чишә ала. Суд приставы җитәкчесе урынбасары исә кешеләрне чәршәмбедә (09:00 – 18:00) кабул итә.
Суд приставларына чыгу өчен кириллица хәрефләре белән "Федеральная служба судебных приставов по республике Татарстан» дигән сүзләрне җыю да җитә икән.
Бу сөйләшү, дөресрәге, сорауларга җаваплар алу мәчетнең ашханәсендә барды. Аннан ике як та канәгать калды.