Бүген “Ярдәм” мәчетенә Балык Бистәсе мөслимәләре килеп китте

Бүген башкалабыз Казандагы “Ярдәм” мәчетенә Балык Бистәсе Җәмигъ гыйбадәтханәсендә белем алучы...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 29

Бүген башкалабыз Казандагы “Ярдәм” мәчетенә Балык Бистәсе Җәмигъ гыйбадәтханәсендә белем алучы мөслимәләр килде. Аларны бирегә мөгаллимә Галия абыстай Вәлиева алып килгән.

Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә абыстай Гыйльметдинова Балык Бистәсе вәкилләрен “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәгенең эше белән таныштырды, курсларга укырга килгән шәкертләр белән очраштырды. Үзәкнең күрмәүче мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәева аларга вәгазь сөйләде.

...Чүлдә шулай бер кеше бара икән. Аның бик тә су эчәсе килгән. Менә еракта бер оазис күренгән. Ул көч-хәл белән шул урынга барып җиткән һәм йотлыгып су эчә башлаган. Шунда күрмәүче туганы Хәлим исенә төшкән. “Ярый әле минем күзләрем күрә, ә Хәлим биредә нишләр иде икән?”-дип уйлаган ул һәм үзен бик бәхетле итеп сизгән. “Тик шулай да күзләр күрү генә бәхетле булуны аңлата микән? Әле генә, су эчкәнче миннән дә бәхетсез кеше юк иде дөньяда, хәзер миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр”.-дип уйлап, бу кеше үз юлын дәвам иткән...

Ә Балык Бистәсеннән килгән абыстайларга “Ярдәм” мәчетенең китапханәсе, тренажер залы, ашханәсе һәм башка урыннары күрсәтелде. Алар өйлә намазын бирегә белем алырга килгән шәкертләр белән укыганнан соң, ашханәдә тукланып та алдылар. Миңа аларның кайберләре белән сөйләшеп алу насыйп булды.

Рауза ханым Бәдретдинова үзенең фикерләрен: “Мин монда ихлас күңелдән дулкынлану хисләре кичердем, үземә гыйбрәт алдым. Безнең күзләребез булса да, нигә күрмәүчеләр кебек тырышмыйбыз динебезне өйрәнергә, дип үртәлдем. Киләчәктә тагын да тырышыбрак динебезне өйрәнергә керешербез, дип уйлыйм”,-дип белдерде.

“Әйе, искитмәле тырышлар алар күрмәүчеләр. Аларда без аңлап бетермәгән эчке көч-куәт бар. Динебезне бармак аша өйрәнү өчен никадәрле сабырлык һәм түземлек кирәк”,-дип сүзгә кушылды Гөлсинә ханым Гәрәева.

“Без бүген “Ярдәм” мәчетенә 15 кеше булып килдек. Киләчәктә дә күрмәүчеләрнең укуы белән кызыксынып торырбыз, Аллаһы боерса. Бирегә килү безгә бик файдалы булды, дөньяга карашыбыз, фикеребез үзгәрде. Алга таба динебез исламны тагын да ныграк өйрәнергә кирәклеген аңладык”,-дип йомгаклады сүзен мөгаллимә Галия абыстай Вәлиева.

Ә безгә исә бу көннәрдә Балык Бистәсе мөслимәләренең “Ярдәм” мәчетенә килүдә бик актив булуларын гына билгеләп узарга туры килә. Аларның инде Котлы Бүкәш, Биектау авылы мөселманнары һәм мөслимәләре бирегә килеп киткән иде. Менә чират инде Балык Бистәсенең үзенә дә җиткән, күрәсең.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе