
Җомга көнебезнең хикмәтләре ачылганнан ачыла бара. Рамазан аенда «Ярдәм» мәчетенең ак тирмәсендә хәләл ризыклар күргәзмәсе аеруча олы урын алып тора.
Ишектән керүгә уң якта милли киемнәр булдыручы милләтебезнең хөрмәтле шәхесе Флера ханым Калмурзинаның – иҗат җимешләре. Арада курчаклар да, төрле зурлыктагы сумкалар да, телефон һәм чигүле күзлек салу җайланмалары да бар. Бирегә килүчеләр бик яратып аларны сатып ала. Ә иң мөһиме – күз явын алырдай курчаклар “елмаеп” каршылый.
Мәгърифәтче, күркәм шәхес исемен йөртүче Фатиха Аитова исемендәге курчак та бар.
Күренекле язучы Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт исемлесе дә безгә мөлаем карап тора. Сәгадәт ханымның үзе белән “Азат хатын” журналы редакциясендә очрашуларыбыз җанланып, күз алдыннан кичте. Сөембикә, Алсу, Рәйсә исемле курчаклар да хәтер сагында торалар шикелле. Алай дигәннән, Флера ханымның яшь чагында Казанда бергә укыган 60 еллык ахирәте Рәйсә Гыйрфанова да Петербургтан килгән иде. Бирегә килүчеләрнең аларны күрүләре күп мираси хатирәләрне яңартты.
Әлмира Борһанова күргәзмәгә килүчеләргә гаять файдалы талкан ризыгын сатып алырга өндәде. Һөнәрчеләр палатасына Алия Нуриева, Любовь Шиһабетдинова “Эбиволь»дән килгән. Урман аръягы бистәсеннән Наил Галиуллин өч баласы һәм хатыны белән күп төрле аяк киемнәре тегеп алып килгән. Халык аларны яратып сатып алды. Венера Зәбирова исә хөрмә һәм төрле шоколадларны тәкъдим итте.
Фәнил Сәлахетдинов Чувашиядәге крестьян фермерларының берсе. Янында - уллары Айнур, Айназ һәм яңа туган кызлары Айгөл.
Әйбер сатып алучылар Ләйлә Сөләйманованы белә инде. Алар Сергач якларыннан. Хәзер исә Яшел Үзән каласында яшиләр. “Эшкуар Сөләймановлар” исеме белән халыкта билгеле инде алар.
Менә шулай, җәмәгать. Барысына да уңышлар телибез. Бергәлектә уразаларыбызны тотып, намазларыбызны укып, ислам вә хәләл кыйммәтләрне арттырып яшәүләр насыйп булсын дигән теләктә калам.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете