Бүген Бөтендөнья хайваннар көне яки Бөтендөнья хайваннарны яклау көне

Бөтендөнья хайваннар көне яки Бөтендөнья хайваннарны яклау көне 1931 елда Италиядә Табигатьне яклау хәрәкәте тарафдарларының халыкара конгрессында гамәлгә куелган. Ул кешеләрнең игътибарын планетаның башка җан ияләренә юнәлтү максатын куя. Россиядә бу дата 2000 елдан бирле Халыкара хайваннарны яклау фонды инициативасы белән билгеләп үтелә.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 04. Фото:xn-----6kcmadfbh0abcb5b

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин хәбәр иткәнчә, Аллаһу Сөбеханәкә Тәгалә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хайваннарга карата да яхшы мөгамәләдә булырга кушты.

“Бу Пәйгамбәрнең (с.г.в.) әмере. Бер хатынның көннәр буе ураза тотып, төннәр буе намаз укып та, үзенең мәчесен җәзалаган, аны ашатмаган өчен утка кергәнен без беләбез. Һәм бер кешенең намаз укымаса да, бер сусаган этне күреп, коега төшеп, үзенең аяк киеменә су салып эчерткән өчен җәннәткә кергәнлеген дә беләбез. Менә бу хәдисләр дә хайваннарга карата да яхшы мөгамәләдә булырга кирәклеген күрсәтә”, - диде З.Габдуллин.

“Шулай ук фикһ китапларында “Нәфәка” (содержание) бүлегендә 3 төрле нәфәка була дигән. Беренчесе – хатыннарга бирелә торган нәфәка, икенчесе – ата-анага, туганнарга һәм якыннарга бирелә торган нәфәка, өченчесе – хайваннарга бирелә торган нәфәка. Ул бүлектә: “Әгәр берәр мөселман үзенә асрарга хайван алды икән, ул аны тиешле рәвештә ризык һәм тора торган җир белән тәэмин итәргә тиеш”, - дип әйтелгән. Хайваннарны газаплау иң олы гөнаһка керә”, - диде хәзрәт.

“Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә махсус “Әнгам” (“Терлек”) сурәсен билгеләп үткән һәм әл-әнгам (терлек) дигән сүз түбәндәге сурәләрдә китерелә. “Ниса” сурәсенең 119 нчы аятендә, “Маидә” сурәсенең 1 нче аятендә,”Әнгам” сурәсенең 139-142 нче аятьләрендә, “Нәхел” сурәсенең 66 нчы, 80 нче аятьләрендә, “Хаҗ” сурәсенең 30-34 нче аятьләрендә, “Мөэминнәр” сурәсенең 21 нче аятендә, “Зумарә” сурәсенең 6 нчы аятендә, “Гаср” сурәсенең 79 нчы аятендә, “Шура” сурәсенең 11 нче аятендә, “Мухаммәд” сурәсенең 12 нче аятендә”, - дип аңлатып үтте З.Габдуллин.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе